+24 °С
Яңгыр
Узган атнада Тозлыкуш, Рапат, Яңа Балтач, Иске Калмаш, Каразирек авыллары һәм район үзәгендәге “Мостафа” мәчетләрендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган чаралар узды. Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне – истәлекле көн булып санала. Ул Рабигуль-әүвәл ае белән бәйләнгән. Чөнки тарихи мәгълүматларга караганда, Аллаһ Илчесе нәкъ менә бу айда туган һәм шушы айда ул вафат та булган. Быел Мәүлид кичәсе 14-15 сентябрьгә туры килә.