ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
25 сентябрь 2024, 09:55

Пар канатлы нурлы иҗат

Кичә Рапат модельле китапханәсенең «Оптимист» клубы әгъзалары өчен якташ шагыйрь Марис Нәзиров һәм композитор Фәүзә Гасакирова иҗатына багышланган «Парлы ижат» дип аталаган хәтер кичәсе үткәрелде.

Пар канатлы нурлы иҗатПар канатлы нурлы иҗат
Пар канатлы нурлы иҗат

 Чара барышында китапханәче Ирина Кинҗәбаева катнашучыларны әлеге танылган шәхесләрнең тормыш юллары һәм иҗаты, аларның әсәрләре белән таныштырды. Чара барышында шигырьләр укылды, Марис Нәзиров сүзләренә һәм Фәүзә Гасакирова музыкасына язылган җырлар тыңланды. Биредә шулай ук китап күргәзмәсе әзерләнде. Анда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында китаплар, газит һәм журнал материаллары тәкъдим ителде.

Пар канатлы нурлы иҗат
Пар канатлы нурлы иҗат
Пар канатлы нурлы иҗат
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас