ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
25 сентябрь 2024, 09:40

Укучыларның иминлеген хәстәрләп

Юл хәрәкәте кагыйдәләре атналыгы кысаларында Иске Калмаш урта мәктәбендә сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, “Хәвефсезлек минутлары”, инструктажлар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викториналар узды.

Укучыларның иминлеген хәстәрләпУкучыларның иминлеген хәстәрләп
Укучыларның иминлеген хәстәрләп

Укучылар юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм аларны практик яктан эшкәртү ярдәмендә балаларда юлларда тотрыклы хшвефсезлек күнекмәләре формалаша. Мәктәптә «Урамда үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләре», «Балалар кайда уйнарга тиеш» дип аталган әңгәмәләр һәм уеннар үткәрелде. Барлык чаралар да урамда һәм транспортта йөргәндә башлангыч күнекмәләр формалаштыруга, аларга үз тормышларын хәвефсез итү өчен урамда кайда уйнарга кирәклеген күрсәтүгә юнәлдерелгән иде. Барлык үткәрелгән чаралар да мәктәп тарафыннан юлларда имгәнүләрне профилактикалау буенча даими башкарыла торган эшчәнлекнең бер өлеше булды.

Укучыларның иминлеген хәстәрләп
Укучыларның иминлеген хәстәрләп
Укучыларның иминлеген хәстәрләп
Укучыларның иминлеген хәстәрләп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас