“һәр кеше нинди дә булса эшчәнлеккә сәләтле булып дөньяга килә, аңарда туганда ук билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен азмы-күпме күнекмә була. Балалардагы менә шушы сәләтне күрү һәм аны алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру – ата-аналарның, педагогларның мөһим бурычы. Әгәр дә өлкәннәр бу сыйфатларны балага 5-6 яшь вакытта күрә алмасалар, соңыннан аларның тумыштан бирелгән сәләтләре «сүнеп калачак». Аңа чиксез иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк”, – дип язган Лев Толстой. Бөек фикер иясенең бу сүзләре хаклыгын күренекле психолог-галимнәр Л. Выготский, Б. Мейлах, И. Сеченов да раслый.
“О чём болит сердце” фонды эшчәнлегенең төп юнәлеше – нәкъ мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар белән шөгыльләнү, аларның сәләтләрен ачу”, – ди фонд директоры Айсылу Салават кызы Хәмәдиева.
Фонд Чакмагышта ачылу белән үк без иң тәүдә логопед һәм психолог кабинетларын булдырдык. Алар балаларның интеллектуаль сәләтләрен: хәтер, сөйләм, игътибар, фикерләү сәләтен укуны һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән.
Биредә тәҗрибәле педагоглар, логопедлар, психологлар эшли, алар белем алуга мотивация формалаштыруга, үз-үзләрен бәяләүне арттыруга, иҗади һәм танып белү активлыгын формалаштыруга, балаларның шәхес сыйфатларын үстерүгә зур игътибар бирәләр.
Безнең педагоглар укытуның стандарт булмаган заманча һәм бик нәтиҗәле ысулларын куллана. Балалар безгә зур теләк белән йөри, аларга дәресләр ошый һәм без аларның бу кызыксынуы белемгә тотрыклы омтылышка әйләнсен өчен көч салабыз.
Узган биш айда без зур уңышларга ирештек, әмма моңарда гына тукталырга уйламыйбыз. Бүгенге көндә инглиз теле курсларын ачуга әзерләнәбез.
Безнең фонд максаты – стандарт булмаган мәсьәләләрне чишәргә, катлаулы ситуацияләрдә чишелешләр табарга, үзгәрә торган шартларга тиз җайлашырга сәләтле иҗади шәхесләр тәрбияләү. Нәкъ менә интеллектуаль яктан үсеш алган иҗади шәхесләр җәмгыятьнең төп байлыгын тәшкил итә. Бу максатка ирешү юлында без Чакмагыш районы халкының ярдәменә өметләнәбез.
Хөрмәтле чакмагышлылар!
Әгәр дә сез балагызның сәләтләрен ачыклап, аның төрле яктан үсеш алган иҗади шәхес булуын телисез икән, димәк сезгә юл монда! Биредә шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен махсус программа буенча да эшлиләр.
“О чём болит сердце” фонды район үзәгенең Ленин урамы, 43 йортындагы (Пенсия фонды бинасы) 22нче кабинетта урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 8-937-345-54-02.