ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
26 сентябрь 2024, 09:50

Иҗат акланында

Иҗат кешеләренең — үз дөньясы, үз кичерешләре, үз уйлары, дигәндәй, алар һәр нәрсәгә күңел күзе белән багалар. Гади генә күренгән матурлыкны да мең төсле энҗе-бөртекләргә манып, бизәкләп, ә кайгы- сагышларны йөрәкләре аша үткәреп, үзләренең иҗат җимешләре аша халыкка җиткерәләр.

Күптән түгел Марис Нәзиров исемендәге "Чакмагыш чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсенең илһамдашлары иҗат акланында бик матур очрашу үткәрде. Урынын да әллә кайлардан эзләргә туры килмәде – озак еллар китап ханәче булып эшләгән Ясирә апа Нәбиева үз өен тәкъдим итте. Рәхәтлек, яктылык, җылылык бөркелеп торган бу йортта безне туганнарын каршы ал гандай, якты йөз белән колач җәеп каршыладылар. Ясирә апаның кызы Ильмира белән гаилә дуслары Роза Минһаҗова һәм күршеләре мул табыннар әзерләп, кайнар аш, тәмле ризыклар белән сыйладылар. Иҗатчылар онлайн аралашып торсак та, бер-беребез белән якыннан, күзгә-күз карап сөйләшү – күңелләрдә бары тик уңай кичерешләр, якты истәлекләр, матур мизгелләр генә калдырды. Күптән иҗат белән шөгыльләнеп тә, әле генә безнең арага килеп керүчеләр дә булды. Барысы белән дә уртак тел табып, күптәнге танышлардай бик матур аралаштык, иҗатларыбыз, уй-фикерләребез белән бүлештек. Берләшмә җитәкчесе Рәзифә апа Сәхапова җыелуыбызның сәбәбен әйтеп, чараны ачып җибәргәннән соң сүзне Розалия апа Закирова алды. Ул хезмәт юлын "Игенче" гәзитендә башлап, Тозлыкуш авылы мәктәбендә укытучы буларак дәвам итә. Редакция каршында оештырылган "Яшь хәбәрчеләр мәктәбе» эшендә мәктәптә дәвам итә, гәзит хезмәткәрләре белән һәрвакыт элемтәдә тора. Балалар белән иҗади түгәрәкләр алып бара, аларның язган материалларын, иншаларын төрле конкурсларга җибәреп тора. Бик күп тапкырлар республика күләмендә үткәрелгән чараларда алдынгы урыннарны яулыйлар. Журналистлар союзы әгъзасы буларак, шигырьләр белән бер рәттән авыл тормышын, авылдашларының уңышларын гәзит-журнал битләрендә яктыртып тора. Фәгыйлә апа Дәүләтова үзем өчен генә язам дисә дә, бик күп шигырьләре "Игенче" гәзитендә бастырылган. Ул: "Күбрәк төннәрен язам. 22 ел чирле тормыш иптәшемне карыйм, аны ташлап беркая да чыгалмыйм. Рәзифә Гали кызына шушы очрашуга чакыруына рәхмәт, әз булса да күңелемне ачтым, якты кешеләр белән аралаштым", – диде. Рәсимә апа Ильясова – 8 китап авторы, иҗатта яшьләргә үзенең киңәшләрен биреп, ярдәм итеп тора. Рәсимә Гыймран кызы алдагы көнне генә булып үткән шатлыклы хәбәре белән бүлеште: аның балалар өчен язган шигырьләре һәм Рәмзия Зиннәтуллинаның сатирик шигырьләре Башкортстан Язучылар берлеге утырышында тикшерелеп, Зәйнәп Биишева исемендәге "Китап" нәшриятында китап итеп бастырырга тәкъдим ителгән. Без алар өчен чын күңелдән сөендек, уңышлары белән котладык. Рәсимә апа : "Иҗатчылар гомер буена яшь буынны матур итеп үстерүчеләр, алга этәрүчеләр, тәрбияләүчеләр булып торалар. Аларны кадерләргә, сакларга кирәк", – диде. Рәмзия Зиннәтуллина – Италиядә яшәп иҗат итүче якташы быз. Бик күп китаплар авторы. «Туган яклар сагындырамы, кайчанрак бөтенләйгә кайтырга уйлыйсыз?» — дигән сорауга ул җавапны үзенең шигыре аша әйтеп бирде. Миңнегали абый Сакаев – Чакмагышның юмор остасы, тискәре күренешләрне шигырь сөючеләргә үзенең сатирик шигырьләре аша җиткерә. Шул төртмә шигырьләре аркасында күргән кыенлыкларын да безгә көлеп, ирония белән сөйләп ишеттерде. Миләүшә Фәйзуллина – Иске Бәшир кызы, Уфада теш табибы булып эшли. Бик күп җырлар, шигырьләр авторы: “Очра шуга беренчегә кайтуым, бик нык дулкынланам”, – диде. Ул үзенең әле яңа гына табадан төшкән яшьли сөйгән ярларга багышланган мәхәббәт турындагы җырын башкарды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәвис абый Сабитов күбрәк туган як, туган авыл, мәхәббәт, гармун турында шигырьләр яза, ул бик күп җырлар авторы да. Аның гармунда уйнап, үзе башкаруындагы "Гармун моңы" дигән җырын бик яратып кабул иттек. Габделфәт абый Нуриев — ту мышы белән Татарстанның Ар ча районыннан. Язмыш җилләре аны безнең Чакмагыш якларына алып килгән. Аның шигырьләре, язмалары һәрдаим гәзит битләрендә бастырылып килә. Үзе бик оста гармунчы да, тальян моңын яңгыратты. Руниза апа Даутова шигырьләр, җырлар иҗат итә. "Әлеге вакытта берничә композитор белән берлектә иҗади эшләр алып барабыз", – дип, үзенең уңышлары белән бүлеште. Митрәй-Әюп авылыннан килгән Ризида апа Каюмова үзенең иҗат юлы белән таныштырды. "Мин шигърияткә хаклы ялга чыккач кына килдем. Ә Базы буе уңганнары турындагы яз маларым гәзит битләрендә һәр вакыт басылып тора", – диде, иҗатчы дусларга үзе язган "Туган ягым" дигән җырын бик моңлы итеп җырлап ишеттерде. Гармунда тормыш иптәше Мөнәвир абый Каюмов уйнады. Калмашбаштан килгән Рида апа Хаҗиәхмәтова: "Иҗатка соңлабрак кереп киттем. Яшьли тормыш иптәшемне, әти-әниемне югалту миңа шигырьләр язарга этәргеч булдылар. Күңел халәтеннән чыгып, төрле темаларга язам", — диде. Надежда Гомәровага: " Шигырь язумы, әллә бәет язумы авыррак?" — дигән сорау бирел де. Ул: “Икеседә йөрәк аша үтә, икеседә бертөрле языла, әмма бәет сагышлырак», — дип җавап кайтарды. Надежда апа махсус хәрби операциядә һәлак булган оныгы Тимурга багышланган шигырен беренче булып безгә укып ишеттерүен әйтте. Тормыш юлында төрле яклап сыналган, әмма сынмаган, көчле рухлы Әфидә апа Гыйльванова беренче шигырен язу тарихын сөйләп ишеттерде. Ул үзе гармунда уйнап, үзе җырлый да. Әнисә апа Ягъфәрова туган ягының, туган авылының тарихы белән кызыксына.Үзенең эзлә нүләрен биктә мавыктыргыч, аңлаешлы итеп безгә дә сөйләп ишеттерде. Шигырьләр иҗат итә, гәзит-журналлар белән тыгыз элемтәдә тора. Әнисә Мансаф кызы миңа иҗат юлым да олы таяныч ул – һәрвакыт киңәшләр биреп, алга әйдәп тора. Эчкерсез, олы йөрәкле булганы, мине үз сеңлеседәй якын күргәне өчен аңа хөрмәтем чиксез, рәхмәтем зур. Ясирә апа Нәбиева 10 сыйныфны тәмамлагачта китапханәдә эшли башлый. Төрлеки чәләр оештыру, сценарийлар язу, спектакльләрдә катнашу – аның яраткан шөгыле була. Ул гомер буе иҗат юлында – шигырьләр иҗат итә, гәзит-журналларга мәкаләләр яза. "Шушы иҗатчылар төркемендә булуыма, алар белән ихлас аралашуыма шулхәтле сөенеп, рәхәтлек кичереп яшим мин. Алар миңа авыр кайгыларымны җиңәргә көч бирә, йөрәк сызлауларымны баса", – дип, үзенең уй-кичерешләре белән бүлеште Ясирә апа. Миңа: " Сорау буеңча шигырьләр, бәетләр язуы авыр мы?", — дигән сорау бирелде. Минем җавабым шулайрак булды: "Кеше күңелен аңлап, аның әйтәсе килгәнен башкаларга җиткерү – аның халәтендә булу, дигән сүз ул. Кайгыларны күп кичергәнгәдерме, бәетләр язу миңа бик җиңел бирелә. Әмма язып беткәннән соң кайгылы, сагышлы кичерешләрдән чыгуы бик авыр. Берничә көнгә сузылуы мөмкин. Шуңа күрә бәетләр язуны әзрәк чикләргә булдым. Бары үземнең күңелдәгесен генә язарга тырышам." Рәзифә Гали кызы кичәбезне йомгаклап, иҗат итүнең серләрен тагын бер кабат исебезгә төшерде, интернет заманында язганнарыгызга сакчыл карарга, аларны бөртекләп җыярга, югалтмаска кирәк, дип өндәде. Очрашуны тарихка кертеп калдырыр өчен Алия Сафина күп көч салды. Ул барыбызга да төпле сораулар биреп, һәр-беребезнең җавапларын, шигырьләр укуын, җырлар җырлавын төшереп, соңыннан бик матур видеоматериал әзерләде. Иҗат акланындагы көнебез бик матур, күңелле, мавыктыргыч үтте. Җимешләребезнең иң өл гергәннәрен, тәмлелеләрен, пешкәннәрен дуслар белән бергәләп тәмләдек, бүлештек, уртаклаштык, алга планнар кордык, максатлар билгеләдек. Әле яңа гына бөреләнгәннәре, чәчәк атарга җыенганнары – әллә күпме! Киләчәктә дә барлык иҗатташлар белән бергәләп авыз итәргә Ходай Тәгалә насыйп итсен! Һәммәбезгә дә иҗади уңышлар, тән сәламәтлеге, илһамлы, шатлык-сөенечле мизгелләр телим, иҗатташ дусларым!

Автор:Фәйрүзә Саяпова, марис Нәзиров исемендәге "Чакмагыш чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы.
Читайте нас