Хәрбинең туып-үскән йорт ихатасында уздырылган матәм – митингына аның туганнары, якыннары, хезмәттәшләре белән бергә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, район хакимияте вәкилләре, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл халкы килгән иде.
Ә хәзер аның тормыш юлы турында тулырак язып китәбез. Алек Алмас улы Фәтхелбаянов 1968 елның 12 июлендә дөньяга килгән. Тайняш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Уфа һөнәрчелек училищесында эретеп ябыштырүчы һөнәрен үзләшетргән. 1986-1987 елларда Монголия Халык Республикасында хезмәт итеп кайткач, туган авылындагы хуҗалыкта үз һөнәре буенча эшләгән. Агымдагы елның 29 июнь көнендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзешеп, махсус хәрби операциягә илебез мәнфәгатьләрен якларга киткән. Мотоукчылар батальонында гранатометчысы булып батырларча хезмәт иткән. 17 сентябрьдә алышларның берсендә батырлык өлгеләре күрсәтеп махсус хәрби операция территориясендә һәлак булган.
“Ватанга хезмәт итүне сайлаган Чакмагышның лачын ир-егетләре бүгенге көндә барган махсус хәрби операциядә катнашып, илебезнең якты киләчәге хакына үз бурычларын батырларча үтиләр. Чакмагышның каһарман улы Алек Алмас улы Фәтхелбаянов – аларның берсе. Аның кыска гына гомере Ватанга тугрылыклы хезмәт итүнең олы үрнәге булып, якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр”, – дип хәрбинең туганнары, якыннарына олы кайгыларын уртаклашу сүзләрен җиткерде Реканс Фәнил улы Ямалеев.
Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, Тайняш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков Алек Алмас улын тырыш, эш сөючән, акыллы, тыныч һәм ачык йөзле егет буларак искә алдылар.
“Без республикабызның данлыклы улын югалттык. Бөтен район якташыбызның туганнары, якыннарының авыр югалту кайгысын уртаклаша. Үз ягыбыздан туганнары белән һәрвакыт бергә булачакбыз, ярдәм итәчәкбез, дип вәгъдә итәм. Без сине беркайчан да онытмаячакбыз, Алек”, – диде Реканс Фәнил улы Ямалеев.
Алек Алмас улы Фәтхелбаянов Каһарманлык ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән.