Узган шимбә көнне үткән әлеге акциядә башкалабыз Уфадан кайткан кунак – Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Вилорий Петрович Угаров, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район оешма-предпритие, учреждениеләре коллективлары катнашты.
“Әлеге акция чикләрендә соңгы биш елда район территориясендә шактый мәйданнарда 60 меңнән артык төп агач үсентеләре утыртылды. Бер 20 елдан алар куе урманнарга әйләнеп, тирә-ягыбызны ямьләндереп торыр, дип ышанасы килә. Республика, районыбыз киләчәгенә битараф булмаган, экологик акциядә һәрдаим катнашкан район халкына чиксез рәхмәтлемен”, – диде район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев.
28 сентябрьдә уздырылган өмәдә агач утырту эшчәнлегенә чакмагышлылар иртән-иртүк зур оешканлык белән кереште. Бердәм көч белән Чакмагыш буасы территориясендә 350дән артык агач үсентесе утыртылды. Өстәп әйтергә кирәк, “Яшел Башкорстан” акциясенә авыл биләмәләрендә дә кушылдылар.