Күренекле якташыбыз Гыйлемдар Рамазановның «Герой» колхозы» дигән шигырен укыгач, хәтирәләр яңарды. Шигырь безнең авылдашыбыз, Әхмәт авылының данлы улы Нурмөхәммәт Сәлиховка багышланган. Нурмөхәммәт Сабир улы Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша. Чорына карата зур белемгә ия була. Аның данлы юлы, башкарган эшләре турында күп сөйләп бу лыр иде, әмма мин аның туган җирендә халкына күрсәткән игелекле хезмәте турында әйтеп үтәм. 1950 елдан аның иңнәренә авыр йөк йөкләнә ул дистәләрчә еллар дәвамында Тайняш, Әхмәт, Иске Балак, Каран, Сарайгыр авылларын берләштергән зур «Герой» колхозына җитәкчелек итә. Колхозны алга җибәрүгә күп көч сала, хуҗалыкның күчмә Кызыл Байраклар белән бүләкләнүенә ирешә, авылларда ферма, амбарлар төзетә, мәктәпләр, клублар, магазиннар салына. Әйе, әйдәүчесе халкы өчен хәстәрлекле, гадел булгач, колхозчылары да тырыша инде. Гомумән, безнең якларда халык белән уртак тел табып оста оештыручы рәисләр хезмәт салды һәм бүген дә шулай. Бу хакта белеп һәм горурлык белән әйтәм. Колхоз рәисләре Мәүләви Кашаев, Мәүҗүд Исхаков, Рим Хәбиров, Гаффан Садыйков, Ригат Нуриев белән эшләргә туры килде. Аларның һәркайсы үрнәкле-абруйлы җитәкчеләр булдылар, игелекле эшләре белән халык күңеленә кереп калдылар. Җирнең тарту көче көчле, диюләре хактыр — авыл тормышын үз итеп, туган җиребезгә берегеп калдык без. Ә бәлки бу ярату нәселдән, ата-бабабыздан, ата-анабыздан күчкән гаҗәеп дәрәҗәдә, кыйммәтле мирастыр. Фәүзия һәм Әхкәм Камаловларның тату гаиләсендә алты бала тәрбияләнеп үстек. Алар колхозда йөзеп, көнне-төнгә ялгап эшләде. Әткәем Бөек Ватан сугышы ветераны, техника төрләренә оста идарә итеп (ул чагында техника гына түгел, авылда белгечләр дә бик аз була) абруй казанды. Гаиләбез өчен бу зур горурлык иде. Шу-ның йогынтысы булгандыр — са-бый гына чактан әткәем янында еш була, тракторны өйрәнергә тырыша идем. Һөнәр сайлау шул чакта ук хәл ителде: мәктәпне тәмамлау белән Чакмагыш һөнәрчелек-техник училищесына килдем, укып-өйрәнеп, техникага белән идарә итү таныклыгы алдым. 1974 елның көзендә үзаллы җир эшкәртә башладым. Тырышлыгым өчен яраттылар. Ике ел солдат хезмәтен тәмамлау белән ашкынып авылыма кайттым. Дуңгызчылык фермасына мөдир итеп тәгаенләделәр. Коммунист буларак та күңелемә якын булмаган җаваплы эштән баштарта алмадым. Эшем җайга салынды, уңышлы гына бара башлады. Әмма бераздан хезмәтнең тагын да җаваплырагы йөкләтелде — 21 ел дәвамында бригадир булып эшләргә туры килде. Бу эшнең мәшәкатьләрен сөйләп кенә аңлатырлык түгелдер. Эш күләме зур, бригадада сарык, дуңгызлар бишәр меңләп исәпләнә. Игенчелек тармагында проблемалар туып кына тора, техника җитми. Булганы ремонт сорый, запас частьләр табып булмый.
(Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитендә таныша аласыз.)