Ул – яза, тормыш-яшәешкә карата үз фикерен белдерә, ә язганнары асыл җепләр белән тарих битләренә чигелә. Берәүләр иҗат мәйданына бик яшьли килә, бала гына чактан кулына каләм алганнар бар. Икенчеләр исә, еллар үткәч, бай тормыш тәҗрибәсенә ия булгач, гомер буе күңелендә йөрткәннәрен ак кәгазь битләренә күчерә. Берләшмәбезнең иң өлкән әгъзасы Әнис Шәйхулов — нәкъ менә шулай озын гомер юлын үтеп күркәм бүгенгесенә җиткән хөрмәтле кеше. Кулымда аның «Тарих булып калсын үткәннәр» дигән китабы, 2017 елда Туймазы шәһәрендә басылган. Ник Туймазыда, дисезме? Чөнки аның уртанчы кызы Рәфинә Хөсәенова гаиләсе белән шунда гомер кичерә. Бирегә ул БДУны тәмамлап, тәүдә үзебезнең районда рус һәм татар телләре укытучысы, аннары Октябрьский шәһәренең «Туган як» гәзитендә хәбәрче булып эшләгәннән соң килә. Кашкар егете Илгизәр Хөсәенов белән гаилә корып матур яшиләр, өч бала үстерәләр. «Туймазы хәбәрләре» гәзитендә тәрҗемәче булып эшләгән Рәфинә, әлбәттә, әткәсенең язу белән шөгыльләнүенә игътибар итми калмый. Бу хакта ул китапның кереш өлешендә түбәндәгеләрне язып үтә: «Авылыма, туган йортыма кайткан саен 86 яшен тутырган әтиемнең кулына каләм алып, нәрсәдер сызгалап утырганын күрәм. Баксаң, балачак хатирәләрен, сугыш чорында кичергән михнәтләрен, инде бакыйлыкка күчеп беткән замандашларын, авылдашларын сагынып, искә төшереп, истәлекләрен дәфтәр битенә терки икән. Заманында ут уйнатып яшәсә дә, хәзер олыгайды шул инде, шактый гына зур авылыбызда аның яшендәгеләрне бармак белән санарлык. Элегрәк, җегәре бар чакта, яз җитеп, урман-кырлар яшәрү белән бишекле “матае”- на утырып, балачагы үткән урыннардан урап кайта иде. Хәзер исә авыр сугыш чорында яшәгән «Фатыйха хуторына» (алар каравыллаган ферма урнашкан урынны авыл халкы шулай атап йөртә) алып баруыбызны үтенә. Оныкларына үзләре яшәгән каравыл йорты, абзарлар урынын, тереклек чыганагы – саф сулы чишмәне күрсәтә. Авыл халкы чишмәне әле дә кадерләп, чистартып тота. Яшь буын вәкилләре нәселен барлау – шәҗәрәсен төзү белән кызыксына башлады. Дәһшәтле еллар шаһиты булган өлкән буын кешеләре арабыздан китеп бетеп бара. Бәлки әткәемнең күңел түрендә саклап йөрткән изге хәтирәләренең дә кемгәдер файдасы тияр. Үткәннәрдән гыйбрәт алып, тормыш авырлыкларына зарланмый, һәр яңа туган көнгә шатланып, кулдан килгәнчә игелек кылып яшик, дуслар!” Рәфинә Әнис кызының хәстәрлеге белән дөнья күргән китап – чал тарихыбызның гасырга якын вакыты чагылышы. Әнис Шәйхелислам улы — сугыш чоры баласы. Ул 1931 елда Тайняш авылында туган. “Яшьтәшләрем-замандашларым күптән гүр ияләре булды.Үткәннәрне искә төшерсәң, күңел тула. Бәлки оныкларым укыр, дип дәфтәр битенә теркәп бардым”, – ди ул. Аның балачагы әткәсе Шәйхелислам, әнкәсе Фатыйха кочагында үтсә дә, тормыш-көнкүрешләре җиңел генә булмаган. Әткә-әнкәсе кавышып, тормыш корып яшәп киткәндә генә ут чыгып, авыллары бөтенләй янып беткән. 1921нче елгы ачлыкны да кичергән халыкка тагын коточкыч сынау килгән. Йорт-җирсез калганнар ачтан үлмәс өчен читкә китеп эш табарга тиеш булганнар. Яшь гаилә чыгып китеп, байларга эшләп, көн күрергә мәҗбүр булса да, бер елдан авылга – үз нигезләренә кайтып, ындырлары уртасына бәләкәй генә йорт тергезә. Әмма аларны бәла-каза сагалап кына торган, ахры. Бу хакта Әнис ага менә нәрсәләр язган: ”... Өй салып яшәп китәләр. Бер ат сатып алалар. Тик озак та үтми, ул атны караклар урлап, Бишкурай якларына сатып җибәрәләр. Язмыш сынавы моның белән генә бетми шул әткәй-әнкәй урманга утынга киткәч, күрше Бибинур карчык кузлы чүлмәген тышка чыгарып куя һәм безнең өйгә ут каба, тулысынча янып бетә, кола яланда калалар. Туклар ачның хәлен аңлыймы — җир өләшкәндә байлар, әткәемне кимсетеп, тыкрык башыннан җиде генә таяк җир бүлгән. Үзләренә исә унберәр таяк алганнар. Әткәй шул урынга тагын бер мунча кадәр генә өй салып керә.Бер ат сатып алалар, ике кәҗәләре була. 1930-31 елларда, Әтәч кушаматлы атларын биреп колхозга керәләр. Менә әле һаман Базы буенда урнашкан шул җирдә гомер кичерәбез. Туган нигезне ташламадым.” Бәла-казалардан арынып, сөенеп-ныгынып кына барганда Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елда авылдан ерак түгел генә Чырагач кулы дип аталган урман буенда урнашкан ферма өенә күченәләр. Шәйхелислам Шәйхуловны каравылчы итеп куялар, әмма аңа озак эшләргә туры килми, хезмәт армиясенә алып китәләр. Ул сугыш вакытында Чкаловта (Ырымбур) хезмәт армиясендә эшләгән, үгез җигеп иген, башка ризык ташыган. Әнкәләре Фатыйха уллары Һадый (5 яшь була), Әнис (11), кызлары Флүрәне (5) ач-ялангач итмәс өчен бар көчен салган. Балалары кечкенәдән кул арасына кереп, бергәләп әткәләренең эшен дәвам итәләр. Өч ферма абзарындагы мал-туарны: сыер, сарык (хәтта җәй көне тавык та асрала) саклыйлар. Бу вакытта олы уллары Гамил Уфада паровоз йөртүче һөнәренә укый, әмма аны сугышка алалар. Өч яшькә кечерәк энесе төпләп биргән пиманы киеп, 1942 елның зәмһәрир салкын көнендә 18 яше дә тулмаган егет немец илбасарларына каршы көрәшергә китә һәм шул китүеннән әйләнеп кайтмый. Аның 82нче гвардия укчылар дивизиясе составында сугышуы, 1943 елның 11 октябрендә каты алышларның берсендә бу дивизиянең зур югалтуларга дучар булуы турында еллар үткәч кенә ачыклана. Гамил Шәйхулов танк снаряды шартлап, гомерлеккә яу кырында ятып кала. Бу вакыйга үсмер Әнис күңеленә шулай сеңеп калган: “Ямьле җәй көннәренең берсендә безгә Гамил абыйның кара кәгазен китерделәр. Ул май аенда ук, Уфага – Гамил абыем укыган вакытта яшәгән фатир хуҗасы исеменә (Ф.М. Нигъмәтҗанова) җибәрелгән булган. Әрәмә буенда бер кое бар иде. Әнкәйнең шул кое янында тәгәритәгәри елаганы әле дә хәтердә. Аңа кушылып Флүрә сеңлем белән без елыйбыз. Сугыш менә шундый ачы хатирәләр калдырды безнең йөрәкләрдә”
(Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитендә таныша аласыз.)