ИГЕНЧЕ
+28 °С
Облачно
Новости
4 Октября 2024, 10:50

Чакмагышыбыз көннән-көн ямьләнә

Соңгы елларда районыбыз көннән-көн үсә, ямьләнә, күркәмләнә, төзекләндерелә бара, берсеннән-берсе матур, заманча социаль объектлар файдаланылуга тапшырылып, халыкка ял итү урыннары, балалар мәйданчыклары булдырыла. Тирә-юньнең пөхтәлеге, төзеклеге чакмагышлыларны гына түгел, районыбыз кунакларын да сокландыра. Районыбыз һәрчак үсештә: агросәнәгать комплексы булсынмы ул, икътисади яктанмы, социаль өлкәме – без республикада тотрыклы алдынгылар сафында.

Чакмагышыбыз көннән-көн ямьләнәЧакмагышыбыз көннән-көн ямьләнә
Чакмагышыбыз көннән-көн ямьләнә


“Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев район Советы депутатлары белән берлектә “Хезмәт даны” скверы территориясендә каштан агачлары утыртуда катнашты. Биредщге тирә-юньне хәзер яшеллек бизи, халыкка ял итү өчен уңайлы булсын өчен эскәмияләр, балаларга атыну таганнары да урнаштырылган.
“Бүген без биредә район Советы депутатлары белән бергәләп агачлар утырттык. Монда каштаннар аллеясы булачак. Бу сквер безнең Чакмагыш халкы өчен яңа ял итү зонасына әверелде. Ул райондашларыбызның күңеленә хуш килгәндер һәм алар биредә яратып ял итәрләр, дип ышанам”, – диде район башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев.
“Без, Чакмагышта яшәүчеләр, авылыбызда кичләрен ял итү өчен матур сквер булуына бик куанабыз. Чакмәгышыбыз үсә, чәчәк ата һәм без моңа чиксез шат”, – ди район Советы депутаты Эльвина Илдар кызы Яхина.

Чакмагышыбыз көннән-көн ямьләнә
Чакмагышыбыз көннән-көн ямьләнә
Чакмагышыбыз көннән-көн ямьләнә
Чакмагышыбыз көннән-көн ямьләнә
Чакмагышыбыз көннән-көн ямьләнә
Чакмагышыбыз көннән-көн ямьләнә
Чакмагышыбыз көннән-көн ямьләнә
Чакмагышыбыз көннән-көн ямьләнә
Чакмагышыбыз көннән-көн ямьләнә
Чакмагышыбыз көннән-көн ямьләнә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас