+22 °С
Яңгыр
Чараның төп максаты – батыр якташыбызны хөрмәт белән искә алу, яшь буынны сәламәт рухта тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, патриотик хисләр булдыру. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, яугирнең әнисе Гөлназ Вил кызы Әхмәтова, абыйсы Ревинер Вил улы Әхмәтов сәламләде һәм Артурның һәммәбез өчен дә кыюлык, батырлык үрнәге, мәрхәмәтле, кешелекле, ярдәмчел булуын, музыка һәм спорт сөюен, аеруча футбол яратуын искә алдылар. Турнирда Илеш, Бүздәк, Благовар, Уфа һәм безнең район командары көч сынаша.