ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
8 Октября 2024, 10:55

Ул безнең күңелләрдә мәңге яшәр!

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз, Батырлык ордены кавалеры Артур Радик улы Хәмәтгәрәевның якты истәлегенә багышланган мини-футбол буенча турнир үтте. Анда Илеш, Бүздәк, Благовар, Уфа һәм безнең район командары көч сынашты.

Ул безнең күңелләрдә мәңге яшәр!Ул безнең күңелләрдә мәңге яшәр!
Ул безнең күңелләрдә мәңге яшәр!


Чараның төп максаты – батыр якташыбызны хөрмәт белән искә алу, яшь буынны сәламәт рухта тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, патриотик хисләр булдыру. Турнир Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 6”А” шәйморатовчылар сыйныфы укучысы Ярина Халикова башкаруындагы патриотик рухтагы “Матушка Земля” җыры белән башланып китте. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, яугирнең әнисе Гөлназ Вил кызы, абыйсы Ревинер Вил улы Әхмәтов, әле ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы якташ яугирләр ярышларда катнашучыларны сәламләп, Артурның һәммәбез өчен дә кыюлык, батырлык үрнәге, мәрхәмәтле, кешелекле, ярдәмчел булуын, музыка һәм спорт сөюен, аеруча футбол яратуын искә алдылар.
Светлана Фларис кызы Шакирова Артурның әти-әние алдында яхшы, ватанпәрвәр ул үстерүләре өчен башын иеп, аның арабыздан бик яшьли китүен һәм гаҗәеп якты күңелле кеше булуын билгеләп:
– Ул барысына да өлгерә иде, аның дуслары да бик күп булды. Артурның энергетикасы барыбызны да үзенә җәлеп итте, ул һәрвакыт елмаючан булды һәм теләсә нинди проблеманы хәл итәргә ярдәм итте. Ватанны сакларга вакыт җиткәч, ул беренчеләрдән булып махсус хәрби операция зонасына юлланды. Үзен кызганмады һәм дусларын яклап һәлак булды. Бүген без Артурның әти-әнисе алдында баш иябез. Якташыбыз Артур Хәмәтгәрәев турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, – диде.
Яугирнең әнисе Гөлназ Вил әлеге турнирны оештыручыларга һәм анда катнашучы спортчыларга рәхмәт сүзләре җиткереп, спорт дәрте, турнирның күңелле, җиңел һәм иң мөһиме – имгәнүләрсез үтүен теләде. Шулай ук ул махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга мөрәҗәгать итеп: “Башыгызны һәрчак горур күтәреп йөрегез, чөнки сез безнең заманның чын геройлары, сез – безнең яклаучыларыбыз! Сез безнең үсеп килүче буынны тәрбиялисез, алар өчен өлге булып торасыз. Без кичергәннәрне һәм улыбыз күргәннәрне сезгә беркайчан да күрергә язмасын”, – диде.
– Артур бәләкәйдән футбол уйнарга яратты. Мин аны ничек кенә хоккейга җәлеп итәргә омтылсам да, ул футболны сайлады. Әле кечкенә чагыннан ук аңа машиналар да, башка уенчыклар да кызык түгел иде, бары тик туп һәм футбол гына кирәк иде. Футбол секциясендә шөгыльләнде, район җыелма командасында уйнады. Мин бүген барыгызга да гадел, спорт көрәше, һәрчак спорт белән шөгыльләнүегезне телим. Иң көчлеләр җиңсен. Алгы сызыкта илебез иминлеге сагында торучы егетләргә зур рәхмәт, – диде Гөлназ Вил кызының бертуган энесе Ревинер Вил улы Әхмәтов.
Уеннар биш сәгатьтән артык дәвам итте. Командалар бик мавыктыргыч уен күрсәттеләр. Җанатарлар аларга җиңүгә көч-дәрт биреп тордылар. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Уфа районыннан килгән команда бронза призеры булды. Безнең район командасы көмеш медальгә лаек булды. Турнирда җиңүне Благовар районы командасы яулады. Җиңүчеләргә һәм призерларга Грамоталар, медальләр, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас