-4 °С
Болытлы
Экскурсия вакытында балалар полиция бүлегенең барлыкка килү тарихыннан тыш, эчке эшләр министрлыгы ветераны Николай Аввакумович Антонов белән дә таныштылар. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Әфганстанда һәм Чечен Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең катлаулы, кайчак бик куркыныч һөнәрләре турында сөйләде. Укучылар музей экспонатлары белән зур кызыксыну белән таныштылар. Балалар хезмәткәрләрне зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Очрашу ахырында укучылар танып-белү экскурсиясен оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.