Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына айлык түләү, социаль хезмәтләр җыелмасының бәясен исәпкә алып, акчалата эквивалентта билгеләнә. Шул ук вакытта хәрби хәрәкәтләр ветераны үзенә тиешле социаль хезмәтләр җыелмасыннан натураль рәвештә файдаланырга теләсә, ул Башкортстан Республикасы буенча Русия Социаль фонды бүлегенә социаль хезмәтләр җыелмасы алу ысулын үзгәртү турында гариза бирә ала. Бу очракта ул дарулар (табиб билгеләве буенча), шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар һәм шәһәр яны электричкаларында һәм шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту хокукына ия булачак.
Социаль хезмәтләр җыелмасын натураль рәвештә алуны сайлаганда, ташлама алучыга натураль рәвештә күрсәтеләчәк, хезмәтләрнең акчалата эквивалентына айлык акчалата түләү күләме кимиячәк. Социаль хезмәтләр җыелмасын алу ысулын үзгәртү турында гаризаны Русия Социаль фонды бүлекчәсенең клиент хезмәтләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә яки дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин.
Килеп туган сораулар буенча бердәм элемтә үзәгенә шалтыратып, Башкортстан Республикасы буенча Русия Социаль фонды бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итәргә була: 8-800-100 00 01 (шалтырату бушлай, эш графигы — дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00дән 18:00гә кадәр, җомга көнне 9:00дән 16: 45кә кадәр).
Мәгълумат һәм фото “Бәйләнештәге” социаль челтәрендәге “Чакмагыш районы” төркеменнән алынды.