Бу уңайдан үткән чарада муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, биләмә хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, "Победа" кооператив- колхозы идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов, авыл старостасы, крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Вадим Әгьләм улы Әхмәтов, муниципаль район хакимиятенең Яшьләр эшләре, спорт һәм физик культура буенча комитеты җитәкчесе Регина Рифат кызы Маликова, яшьләр эшләре буенча белгеч Ирина Хәбиб кызы Мансурова катнашты. Чыгыш ясаучылар әлеге мөһим эшне тормышка ашыруда катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләр җиткерделәр. Артабан җиде команда катнашлыгында яңартылган спорт залында волейбол буенча турнир үтте. ( Бу турыда тулы материал "Игенче" гәзитендә дөнья күрәчәк.