ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
14 октябрь 2024, 10:20

Егетләр армия хезмәтенә әзерләнә

Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Япь-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул. “Ватан – ана, Ватан – бер, шуны яклап утка кер”, – ди халык.

Егетләр  армия  хезмәтенә  әзерләнәЕгетләр  армия  хезмәтенә  әзерләнә
Егетләр армия хезмәтенә әзерләнә

 Ә халык әйтсә, хак әйтә. Әлеге көннәрдә хәрби хезмәткә көзге чакыру дәвам итә. Ул агымдагы елның 1 октябреннән башланды һәм ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Армиягә китәр алдыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар медицина тикшеренүе, өстәмә тикшеренү, чакырылыш комиссиясе кебек чараларны үтәргә тиеш.
Узган атнада булачак солдатлар шушы чараларны үтәргә дип район хәрби комиссариатына җыелды. Биредә алар медицина тикшеренүе үтте һәм чакырылыш комиссиясе әгъзалары белән очрашты. Чакырылыш комиссиясе утырышында алар армия хезмәтенә әзер булуларын дәлилләделәр. Шунысы да куанычлы, солдат хезмәтенә алынасы егетләрнең күпчелеге исә урта белем алганнар һәм нинди дә булса һөнәргә ия.
Район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров белдерүенчә, хезмәт итү шартлары үзгәрмәгән, бернинди үзгәрешләр дә юк. Әти-әниләргә дә бер дә хәвефләнер урын юк: армиягә алынучы егетләр хәрби операция зонасына җибәрелмәчәк. Аларның барысы да хәрби частьларда хезмәт итәчәк.

Егетләр  армия  хезмәтенә  әзерләнә
Егетләр  армия  хезмәтенә  әзерләнә
Егетләр  армия  хезмәтенә  әзерләнә
Егетләр армия хезмәтенә әзерләнә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас