Шул уңайдан безнең гимназиядә, сыйныфыбызда да гаиләгә багышланган бик куп чаралар узды. Үткәрелгән hәрбер чарада, шулай ук татар теле hәм әдәби уку дәресләрендә дә без гаилә, әти-әни, туганнар турында бик күп мәкаль-әйтемнэр өйрәндек, аларның мәгънәләрен ачыкладык hәм, әлбәттә, көннән-көн гаилә төшенчәсе турында безнең белемебез артты. Ә иң мөhиме – без бер хакыйкатьне яхшы аңладык: ныклы, көчле, бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, тату яшәгән, ышанычлы гаиләсе булган кеше – дөньяда иң бәхетле кеше икән бит!
Мин үземне бик тә бәхетле бала, димен! Чөнки минем әти-әнием, энеләрем, картәнием белән картәтием бар! Мин аларның барысын да бик-бик яратам! Аларның hәрберсе дә миңа бик-бик кадерле!
Безнең гаилә бик зур hәм тату. Әтием Руслан «Газпром» оешмасында, әнием Раушания район мәгариф бүлегендә эшлиләр. Минем ике энем бар – Искәндәр hәм Надир. Искәндәр гимназиядә өченче сыйныфта укый, ә Надирга әле өч кенә яшь, ул «Миләшкәй» балалар бакчасына йөри. Мин безнең гаиләдә өч малай булганга бик шатланам, чөнки мин энеләрем белән рәхәтләнеп уйный да, сөйләшә дә алам. Безгә беркайчан да күңелсез булмый.
Картәтием Радик белән картәнием Розалия бик озак еллар инде Каразирек авылы мәдәният йортында эшлиләр. Картәтием, картәнием, әтием hәм әнием дә моңлы җырчылар, районда бер генә мәдәни чара да алар катнашлыгыннан башка үтми. Ә картәтием белән әтием оста баянчылар да әле! Республика, районда үткәрелгән фольклор, җыр конкурсларының күп тапкыр җиңүчеләре дә алар! Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй – хәзер без дә инде бик еш кына алар белән сәхнәдә чыгыш ясыйбыз, җырлыйбыз, биибез. Узган уку елында, гимназиядә Гаилә елына багышлап оештырылган смотр концертында без гаиләбез белән җыр башкардык. Хәтта ике генә яшьлек Надир энем дә безгә кушылып җырларга тырышты, сәхнәдә үзен иркен хис итте! Җырны башкаргач, Надирның идәнгә кадәр баш июеннән бөтен тамашачылар да көлде, алкышлап кул чаптылар. Гаилә елына багышланган смотр концертында безнең сыйныф параллеле Гран-при яулады!
Картәнием белән картәтием бик уңганнар да, алар үзләренә дә, ике уллары – Руслан белән Рузилгә дә икешәр катлы зур йортлар төзеп керергә ярдәм иткәннәр. Каникулларны без авылда үткәрергә бик яратабыз. Шулкадәр рәхәт бит ул авылда! Җәй көне картәти үз куллары белән төзегән зур бассейнда рәхәтләнеп йөзәбез, чумабыз, узышабыз! Ә аларның бакчасында нинди генә җимеш агачлары, яшелчә-җиләкләр, чәчәкләр үсми ! Саный китсәң, минем генә тугел, Искәндәр белән Надирның да бармаклар саны җитмәячәк бит! Картәниемнең безне – оныкларын сыйлар өчен пешергән ризыкларын ашаганда телеңне йотарлык бит ул! Без авылга кунакка килү көннәрен hәрвакыт зур түземсезлек белән көтеп алабыз, картәтием белән картәниемнән алган тәэссоратлар безне бик бәхетле итә!
Әлбәттә, минем кадерле әтием hәм әнием турында да язасым килә. Мин аларны бик тә нык яратам. Әти белән әни бөтен эшне дә бергәләшеп, киңәшләшеп эшлиләр. Безнең фикерне дә беләселәре килеп, киңәшләшәләр. Без Искәндәр белән үзебез яраткан футбол секциясенә йөрибез. Безнең барыбызның да үзебезнең нурлы өебезгә кайтасыбыз килеп тора! Чөнки монда безне яраткан, аңлаган якыннарыбыз көтеп тора. Кайчакта әти-әни безне әз генә ачуланган чаклары булса да, мин аңлыйм: алар безгә фәкать яхшылык кына телиләр, безнең шуклыкларны кичерәләр, яраталар. Мин үзем дә аларны борчылдырмаска тырышам, үрнәкле тәртибем, яхшы укуым, изге хәбәрләр белән сөендерәсем генә килә.
Әйе, тигез канатлы – әти-әниле булып, энеләрем белән тату гаиләдә яшәвем белән мин бик-бик бәхетлемен! Мин үземнең гаиләмне яратам да, алар белән горурланам да. Әти-әнием, туганнарым – минем дөньям, минем байлыгым! Җир йөзендәге барлык балаларның да әти-әниле, бертуган абый-апалары, эне-сеңелләре булган тату, ышанычлы, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгән гаиләдә бәхетле булып үсүләрен телим!
Данияр Гафаров, Чакмагыш гимназиясенең 5в сыйныфы укучысы.