Анда безнең районнан 8 яшьлек сәләтле кыз Саида Кәримова да катнашып, “Халык биюе” номинациясендә II нче дәрәҗә лауреат булды. Талантлы кыз белән район мәдәният йортында эшләүче Гөлназ Лотфрахман кызы Габсалихова шөгыльләнә. Әйткәндәй, бу яшь сәхнә остасының беренче генә уңышы түгел.
“Саида – иҗади, максатчан, тиз генә барысын да аңлап ала торган кыз. Ул һәрчак минем барлык теләкләремә, киңәшләремә дә колак сала, артистлык талантына ия, көчле энергияле бала. Без аның белән “Байык” телевизион бию конкурсында да катнаштык. Май аенда гына әле ул Халыкара “Кит” мәдәният, сәнгать, иҗат конкурсыннан 5-7 яшьлекләр арасында «Халык биюе» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исмен алып кайтты”, – ди Саида турында аның җитәкчесе Гөлназ Лотфрахман кызы.
Яшь талант иясе Саида һәм аның җитәкчесе Гөлназ Лотфрахман кызы Габсалихованы казанышлары белән котлыйбыз, артабан да үсешкә омтылыш һәм яңа иҗади җиңүләргә ирешүләрен теләп калабыз!