ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 октябрь 2024, 10:50

Якташ яугирләр белән фәһемле очрашу

“Беренчеләр” хәрәкәтенең "Кызыклы кешеләр" проекты кысаларында Чакмагыш гимназиясендә 8А сыйныф укучылары өчен махсус хәрби опрациядә катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары “Док”, “Барон” позывнойлы якташларыбыз белән очрашу оештырылды.

Якташ яугирләр белән фәһемле очрашуЯкташ яугирләр белән фәһемле очрашу
Якташ яугирләр белән фәһемле очрашу

Укучылар алардан рухлары сынмыйча алга барулары, солдат дуслыгының нинди булуы, хәрби хезмәт вакытында иң истә калган очраклар һәм башкалар турында сораштылар. Артабан директорның тәрбия буенча киңәшчесе Гөлнур Яхина, химия укытучысы Элина Әббасова яугирләр белән берлектә очрашуда катнашучыларны окоп шәмнәре ясарга өйрәттеләр. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз аларны балаларның хатлары белән бергә иптәшләренә илтеп тапшырачак.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас