Гаиләреннән аерылып китеп, ут яңгыры астында үлем күзенә карап яшәргә мәҗбүр ул солдатлар кемнәрнеңдер газиз уллары, әтиләре абый-энеләре бит. Белүебезчә, Рапат авылының 20дән артык егете илебез алдында биргән изге антына тугрылык саклап, гаскәри бурычларын җиренә җиткереп үтиләр. Районыбыз тарафыннан да әледән-әле махсус операция барган җирләргә гуманитар йөк җибәрелеп, ярдәм күрсәтелеп тора. Рапат авылы халкы әлеге изге эштә һәрчак актив катнаша. Яу кырындагы якташларыбызга үзләрен яратуларын, сагынып көтүләрен белү бик мөһим, бу аларга көч өсти.
Халкыбыз борын-борыннан җыр-моңнан аерылмаган. Шатлыгын да, сагышын да һәрчак җыр аша белдерә ул. Җыр-моң йөрәкләргә үтеп кереп, салкын күңелләрне дә нурландырырга, җылытырга сәләтле ул. Халык көйләрен тыңлау сагышлы уйларны тарата, җанга тынычлык, рәхәтлек бирә. Әлеге изге эштә катнашучы уңган хуҗабикәләр изге теләкләрен тели-тели, моңлы җырлар астында көйли-көйли камыр басып, токмач кистеләр.
“Шушы бүгенге авыр көннәрдә туган җиреннән, гаиләләреннән аерылып үткән сугыш яланындагы егетләребезгә без үзебезнең изге теләкләребез, догаларыбыз, эш-гамәлләребез белән генә ярдәм итә алабыз. Авылыбызның иң булдыклы кызлары, апалары егетләргә күчтәнәчләр әзерли, тәм-томнар пешерә. Бүгенге токмач кисү өмәсендә дә без иң изге теләктә катнашабыз. Ярдәм иткән бөтен авыл халкына, без, хатын-кызлар, рәхмәт белдерәбез һәм ныклы сәламәтлек, дөнья, гаилә иминлеге телибез. Без барыбыз да чын йөрәктән егетләребезнең исән-сау туган якларына Җиңү белән әйләнеп кайтуларын, илебездә тизрәк тынычлык урнашуын телибез”, – ди әлеге изге эштә катнашучы Флидә апа Сәхибгәрәева.
Рапат мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Ишморатова да яу кырында булган якташларыбыз өчен оештырган ярдәм чараларында рапатлыларның һәрчак бердәм булып, зур теләк белән катнашуларын белдерде.
“Безнең “Моң” вокаль коллективы җыр-моңнары белән генә түгел, ә төрле өмәләрдә дә катнашып, үзебезнең хәрби операциядә булган егетләребезгә төрлечә ярдәм күрсәтә. Гуманитар ярдәм белән генә чикләнеп калмыйча, егетләребезнең әти-әниләрен чакырып, төрле мәдәни чаралар да үткәреп торабыз. Без һәммәбез дә мондый чараларда һәрчак ихластан, теләп катнашабыз. Белүегезчә, безнең биләмәдән бик күп ир-егетләребез – 27 кеше махсус хәрби операциядә катнаша. Без аларның гаиләләрен, балаларын да читтә калдырмыйбыз, һәр бәйрәм саен тәбрикләп, төрле чараларга җәлеп итәбез. Безнең мәктәп балалары да гуманитар ярдәм оештырганда шәмнәр ясап ярдәм иттеләр. Продукция дә, төрле көнкүреш кирәк-яраклары да әзерләп җибәрәбез. Әбиләребез, апаларыбыз оекбашлар, перчаткалар, шапкалар бәйли, сатып алынган әйберләрне дә җыеп озатабыз. Без яугирләребезне бик нык сагынып көтәбез. Барыбыз да исән-сау булыйк, елларыбыз тыныч-имин булсын, балаларыбыз, ирләребез, улларыбыз исән-сау булып, туып үскән җирләренә кайтсыннар, дип теләп торабыз”, – диде ул.
Әйе, без дә изге күңелле райондашларыбызның теләкләренә кушылып: “Аларның күңел җылысы, изге теләкләре белән әзерләнгән ризыклар һәм кайнар сәламнәре, безне яклаган һәм саклаган ир-егетләребезгә барып җитеп, аларны шатландырыр, дип өметләнәбез. Кул җылысын да, күңел җылысын да кушып, ихластан әзерләгән бу ризыклар яугирләребезне сөендерсен, рухи көч бирсен иде”, – дибез.