ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
17 октябрь 2024, 06:20

Кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, пәнҗешәмбе көнне, 17 октябрьдә, сизелерлек явым-төшем көтелми, көндез көнбатышта бераз яңгыр явачак.

Кыска вакытлы яңгырлар көтеләКыска вакытлы яңгырлар көтелә
Кыска вакытлы яңгырлар көтелә


Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача. Көндез температура +6, +11°булачак. Җомга көнне, 18 октябрьдә, шулай ук сизелерлек явым-төшем булмаячак. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача. Термометр баганалары төнлә -1, -6°, урыны белән -11°, көндез +7, +12°күрсәтәчәк. Шимбә көнне, 19 октябрьдә, яңгырлар сизелми, көндез көньяк районнарда бераз яңгыр явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә -1, -6°, урыны белән -11°, көндез +7,+12°.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас