ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 октябрь , 14:35

Иҗтимагый палата әгъзалары белән очрашу

18 октябрьдә Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Лида Сәгыйть кызы Исаргакова гражданнар белән очрашу өчен Чакмагыш районына килде.

Иҗтимагый палата әгъзалары белән очрашу
Иҗтимагый палата әгъзалары белән очрашу

 

Чара район мәдәният йортының киңәшмәләр залында үтте. Анда Лида Сәгыйть кызы республика һәм муниципаль иҗтимагый палаталарның үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек принциплары турында сөйләде.
Әлеге очрашуда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Чакмагыш иҗтимагый палатасы рәисе Ләйсән Рифир кызы Хәлимова, әгъзалары Идгар Еникеев, Илнур Насыйбуллин катнашты.
“Чакмагыш районы Иҗтимагый палатасының яңа 7 нче составы 2023 елның 8 июнендә эшли башлады. Иҗтимагый палатаның яңа составы алдында бик мөһим бурычлар тора: социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләрен хәл итү, район гражданнарының, иҗтимагый оешмаларның, хакимият органнарының иҗтимагый әһәмиятле мәнфәгатьләрен килештерү, гражданнар җәмгыятен үстерүнең демократик принципларын тәэмин итү. Районның Иҗтимагый палатасы 15 кешене берләштерә. Иҗтимагый оешма составына мәгариф, мәдәният, сәнәгать өлкәләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре керде. Алар барысы да Чакмагыш районында яшиләр һәм эшлиләр, үз өлкәләрендә экспертлар булып торалар.
Сайлауларны оештыруда һәм уздыруда катнашу, күзәтүчеләр әзерләү иҗтимагый палата эшчәнлегенең иң мөһим һәм җаваплы юнәлешләрнең берсе булып тора. Узган сайлау нәтиҗәләре буенча актив эш күрсәткән күзәтүчеләр августта «Без бергә – көч» иҗтимагый күзәтүчеләр республика форумында катнашты. Ике көн дәвамында алып баручы спикерлар кызыклы һәм мәгълүмати дәресләр, лекцияләр үткәрделәр. Күзәтүче-блогерлар өчен республиканың Идарә үзәгендә экскурсия һәм практик дәрес үткәрелде. Форум программасына мәдәни чаралар, Уфа шәһәренең истәлекле урыннары буенча экскурсия күңелле өстәмә булды. Шәһәр безнең өчен яңа яктан ачылды.
Шулай ук быел “Әтиләр батырлыгы” («Отцовская доблесть») конкурсы нәтиҗәләре буенча ике райондашыбыз – Рапат авылында яшәүче Хәйдәр Зиннәтуллин һәм Каратал авылыннан Рифат Сәлимгәрәев җиңүчеләр булды һәм Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан гамәлгә куелган күкрәккә тагыла торган билге һәм Диплом белән бүләкләнделәр.
Бүген тагын бер җиңүче – Айрат Марат улы Моратовны котлыйсыбыз килә. Айрат Марат улы ялгызы биш бала тәрбияли, «Башкерамикс» җәмгыятендә эшли. Гражданнар һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләрен уңышлы хәл итү уңаеннан алга таба да уңышлы эшләргә өметләнәбез”, – диде үз чыгышында Ләйсән Рифир кызы Хәлимова.
Күчмә чараның максаты – урындагы һәм республика җәмәгатьчеләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту, халык белән турыдан-туры диалог урнаштыру, җирле граждан җәмгыяте институтлары эшчәнлеген активлаштыру булды. Лида Исаргакова тантаналы рәвештә актив чакмагышлыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
БР Иҗтимагый палатасының “Әти батырлыгы” Дипломы белән Айрат Моратов бүләкләнде.
БР Иҗтимагый палатасының Мактау грамотасына Чакмагыш районы Иҗтимагый палатасы рәисе Ләйсән Хәлимова лаек булды.
Чакмагыш иҗтимагый палатасының Мактау грамоталары Идгар Еникеев, Раушания Гафарова, Руслан Гәрәев, Ильнур Насыйбуллин, Рим Баяновка тапшырылды.

Иҗтимагый палата әгъзалары белән очрашу
Иҗтимагый палата әгъзалары белән очрашу
Иҗтимагый палата әгъзалары белән очрашу
Иҗтимагый палата әгъзалары белән очрашу
Иҗтимагый палата әгъзалары белән очрашу
Иҗтимагый палата әгъзалары белән очрашу
Иҗтимагый палата әгъзалары белән очрашу
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: