ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 октябрь , 14:40

Үрнәкләрнең эше үрнәкле

Үрнәк авыл биләмәсе районыбызда иң зурларныэ берсе – ул 8 авылны берләштерә. Биредә ике меңнән артык кеше яши.

Үрнәкләрнең эше үрнәкле
Үрнәкләрнең эше үрнәкле

Биләмәдә ике урта мәктәп, дүрт фельдшер-акушерлык пункты, ике авыл мәдәният йорты, ике авыл клубы, ике почта бүлекчәсе эшли. Монда уңган, бердәм һәм тырыш халык игелекле гомер кичерә. Әлеге вакытта авыл гөрләп тора, мәгариф, мәдәният учаклары, медицина учреждениеләре эшли, мәдәни һәм спорт чаралары даими үткәрелә.
Соңгы биш ел эчендә биләмәдә шактый күләмле эшләр башкардык. Җирле инициативаларны хуплау программасы кысаларында авылларда бик күп мәсьәләләр хәл ителде, юллар тәртипкә салынды, багана башларында утлар ялт итте, ял паркы калкып чыкты, обелисклар төзекләндерелде, зиратлар тәртипкә китерелде. Башкарылган эшләрне санап китсәк, гәзитебез битләрендә урын җитмәс, мөгаен. Соңгы елларда авылда тормыш-көнкүреш шартлары да яхшырды. Авылның инфраструктурасын яхшырту юнәлешендә даими эшләр алып барылды. Биләмә кечерәйми, киресенчә, үсә генә барды. Үрнәк авыл биләмәсе әһәмиятле федераль программалардан бервакытта да читтә торып калмады. Бар эшчәнлегебезнең нигезендә – киңәшләшеп эш итү.
Быелгы ел – сәяси яктан бик мөһим ел. Үткән сайлауларда Башкортостан Республикасы Башлыгын һәм район Советына депутатлар сайладык. Авыл җирлегендә сайлау үткәрү өчен 5 участокта сайлау комиссиясе урнашты. Сайлау тыныч шартларда үтте.
Махсус хәрби операция зонасында безнең авыл җирлегеннән 20дән артык кеше хезмәт итә. Бүгенге көндә МХО зонасында хезмәт итүче егетләр Ватаныбызны намус белән саклый, батырлык, чыдамлык өлгеләре күрсәтә. Безнең районнан яугирләребез янына гуманитар ярдәм белән даими баралар. Изге эшкә Үрнәк авыл җирлеге халкы да үз өлешен кертә. Адреслы гуманитар ярдәм җыябыз, шәмнәр ясап, токмачлар кисеп жибәрәбез. Җылы киемнәр, төзелеш материаллары, кирәкле дарулар һәм башкаларны туплыйбыз.
Үрнәк авыл биләмәсе районыбыз куләмендэ генә тугел, хәтта республикабызда да халкының тырышлыгы, уңганлыгы, кунакчыллыгы белән аерылып тора.
Авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү өлкәсендә соңгы биш ел эчендә күп эшләр башкарылды. Үрнәк авылында Бакиров урамы, Киндеркүл авылында Тынычлык урамы, Аблай авылында Кодаяров, Ә.Вәли, Каратал урамнарынын юллары ремонтланды. “Аек авыл”, “Яшел Башкортстан” республика акцияләрендә катнаштык
БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, Көсәкәй авылында туып ускән якташыбыз Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин Көсәкәй авылында атказанган артистлар катнашлыгында зур концерт оештырды, туган авылындагы чишмәне төзекләндерде, «Доступный спорт» проекты буенча Аблай авылында республика башлыгы гранты ярдәмендә спорт мәйданчыгы төзелде.
Үрнәк авылында һәйкәл реставрацияләнелде (башлап йөрүчесе –Алмаз Рамил улы Бикмурзин), авыл буасына Шаран фермерыннан 5000 данә балык сатып алып жибәрделәр (Илнур Рамил улы Шәймөхәммәтов). "Эшлекле гамәлләр" программасы кысаларында Аблай авылы мәдәният йорты фундаменты ремонтланды, Аблай урта мәктәбенә керү урыны тозекләндерелде.
Ел саен без Җирле инициативаларны хуплау республика программасында җиңеп, мөһим эшләр башкардык : “МТЗ-82” тракторын сатып алдык, юлларны ремонтладык, яктырткычлар куйдык, суүткәргечләрне ремонтладык һ.б. Җаваплыклары чикләнгән «Юлдаш», “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе жәмгыятьләре һәм “Нефть-газ компаниясе”нең уртак тырышлыгы белән биш ябылган чүплек рекультивацияләнде. Үрнәктә, Аблайда, Көсәкәй авылларында су башнясының насослары алмаштырылды, Көсәкәй авылында яңа су алу башнясы урнаштырылды . Аблай авылында модульле бинада гомуми практика табиблары офисы төзелде. Үз тырышлыклары белән яңа ФАПкакерү урынын төзекләндерделәр. Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча Яш көч, Нур, Киндеркүл, Аблай, Көсәкәй авылларында өстәмә 5 контейнер мәйданчыгы урнаштырылды.
Авыл халкы зиратларны һәм территорияләрне төзекләндерүгә зур өлеш кертә. Кызыл Йолдыз авылы кешеләре бер төркемгә оешып, зиратта өмә үткәрделәр һәм үз көчләре белән зират коймасын ремонтладылар. Инвентарьлар саклау өчен будка төзедек, зират капкаларын буядык, Нур авылында зиратның коймасын яңарттык. Бу эшләрдә район Советы депутаты Рамил Камил улы Агиев ярдәм итте.
Безнең авыл егетләре Илнур Сакаев, Мидхәт Вилданов, Фәнис Хәйруллин, Азат Гомәров “Атайсал” проектында актив катнашып, авылның үсешенә шәхси өлеш кертәләр. Илнур Сакаев җитәкчелегендә “Аблай авылы” исемле стела урнаштырдык. Аблайлылар "Яшел Башкортстан" акциясендә катнашып, "Тынычлык аллеясе” н утыртты.
БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовнын финанс ярдәме белән "Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәмен үткәрү өчен төзекләндерү эшләре башкарылды. Аблай авылы мәчете, Бәрдәсле авылы мәдәният йортының коймаларын алыштырдык.
Әлеге вакытта янгын сүндерү машинасы өчен Үрнәктә мәктәп гаражына ремонт, авыл җирлегенең барлык торак пунктларында да урам яктырткычларын тулысынча ремонт эшләре дәвам итә. Шушы көннәрдә Үрнәк авылының Тукай урамындагы юлны төзекләндерү эшләре башланачак.
Шулай ук алда эшлисе мөһим эшләребез бик куп әле.
Эшләнгән һәм эшләнәсе эшләрне күзаллап, шуны әйтергә кирәк: без кешеләр белән бергә хезмәттәшлек итәбез һәм күп кенә мәсьәләләрне бергә хәл итәбез. Әмма проблемаларны тиз арада хәл итеп булмый, вакыт таләп итә торган эшләр була. Мәсәлән, шул ук юл салу, нәрсәдер төзү һәм башкалар. Әмма безнең уйлаганны ахырына кадәр җиткерергә көчебез һәм теләгебез җитәчәк!
Суземне йомгаклап муниципаль район хакимияте башлыгына, аның урынбасарларына, муниципаль район Советына, авыл җирлеге депутатлар корпусына, район Советы депутатларына, үз коллективыма, оешма-учреждениеләр җитәкчеләренә, авыл старосталарына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерәсем килә!
Һәр авылның ни дәрәҗәдә төзек булып күренүе – шунда яшәгән халыкның кызыксынуына һәм энтузиазмына турыдан-туры бәйле бит. Бары тик бергәләп, уртак тырышлык белән генә без авылларыбызны матуррак, уңайлырак, төзегерәк итә алачакбыз.

Үрнәкләрнең эше үрнәкле
Үрнәкләрнең эше үрнәкле
Үрнәкләрнең эше үрнәкле
Үрнәкләрнең эше үрнәкле
Үрнәкләрнең эше үрнәкле
Үрнәкләрнең эше үрнәкле
Үрнәкләрнең эше үрнәкле
Үрнәкләрнең эше үрнәкле
Автор:Рәсимә Зәйнетдинова, Үрнәк авылы биләмәсе хакимияте башлыгы.
Читайте нас: