+6 °С
Болытлы
Безнең уртак бурычыбыз –бүген махсус операция территориясендә үзләренең хәрби һәм гражданлык бурычларын үтәүче хәрбиләргә ярдәм итү.
Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары «Солдатка хат» Бөтенрусия патриотик акциясендә актив катнаштылар. Акциягә шушы көннәрдә 9 б сыйныфы укучылары (җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галләмова Флида Фәнил кызы) кушылды.
Балалар махсус операциядә катнашучыларга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Үзләренең хатларында алар якташларына гади, җылы һәм ихлас сүзләр язып, кыюлыклары һәм батырлыклары өчен рәхмәтләрен, горурлыкларын белдерделәр.