ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
23 Октября 2024, 10:30

Җиде егетебез армия сафларына юл тотты

Көз дә җитте, кошлар очып китте, Китте алар җылы якларга. Армиягә китә егетләр дә Туган җирне, илне сакларга.

Җиде егетебез армия сафларына юл тоттыҖиде егетебез армия сафларына юл тотты
Җиде егетебез армия сафларына юл тотты



Армиядә хезмәт итү элек-электән үк ир-егетләрнең изге бурычы булып санала. Әле күптән түгел генә язгы чакырылыш тәмамланган иде кебек, бүген без янә район егетләрен армиягә озатабыз.
Русия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә көзге чакырылыш турында указ имзалады. Чакырылыш 1 октябрьдән башланды һәм 2024 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Документ нигезендә көзге чорда хәрби хезмәткә запаста булмаган 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 133 мең граждан чакырылачак.
Быелгы көзге чакырылыш кысаларында чакырылачак ир-егетләр махсус операциядә катнашырга җибәрелмәячәк, алар Русия территориясендәге хәрби частьләр һәм берләшмәләргә хезмәт итәргә юлланачак.
22 октябрьдә Чакмагыш районы егетләренең беренче төркеме хәрби хезмәткә юл алды. Хәрби хезмәткә чакырылучы көне быел Җиңү паркында оештырылды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, район хәрби комиссары Альберт Хәбиров, урындагы ДОСААФ бүлеге җитәкчесе Ринат Ризванов, район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев, армия сафларына юлланачак егетләр, Чакмагыш беренче урта мәктәбе һәм гимназиянең югары сыйныф укучылары катнашты.
“Һәр егет армиядә хезмәт итәргә тиеш. Бер елдан соң сез бөтенләй үзгәреп, җитди булып, катлау¬лы хәлләрдән дөрес чыгу юлын табарга өйрәнеп, чын-ир-егетләр булып кайтачаксыз. Хәрби хезмәт моңа ярдәм итә. Ә аннан соң үз юлыгызны үзегез сайларсыз. Сезгә Ватан алдында изге бурычыгызны үтәп, исән-имин әйләнеп кайтуыгызны телим,” – диде район хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Шакирова.
“Чакмагышлылар кайда гына хезмәт итсәләр дә, Русия солдаты исемен намус һәм горурлык белән йөртәләр”, – дип билгеләп үтте рай-он хәрби комиссары Альберт Хәбиров һәм хезмәткә чакыру кәгазьләрен тапшырды.
Гимназиянең тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресләрен укытучы-оештыручысы Руслан Гыйрфанов яшь солдатларга батырлык һәм көч, армия тормышындагы кыенлыклардан курыкмас¬ка, хәрби эшне тиз һәм җиңел үзләштерүләрен теләде.
Хезмәткә чакырылучылар өчен концерт программасы патриотик музыкаль номерлар белән сугарылып әзерләнгән иде.
Чарада катнашучы укучылар өчен Балалар иҗат үзәгендә мастер-класслар уздырылды.
Якташларыбызның армия сафларында лаеклы хезмәт итүләрен һәм чын ир-егет булып әйләнеп кайтуларын телибез!

Җиде егетебез армия сафларына юл тотты
Җиде егетебез армия сафларына юл тотты
Җиде егетебез армия сафларына юл тотты
Җиде егетебез армия сафларына юл тотты
Җиде егетебез армия сафларына юл тотты
Җиде егетебез армия сафларына юл тотты
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас