«Үсеш залы» үзәгенең «Медиаүзәк» берләшмәсе командасы Эльвина Илдар кызы Яхина җитәкчелегендә Башкортстан Республикасы мәктәп укучыларын инициативалы бюджетлаштыру конкурсы чикләрендә зур тырышлык салды һәм грант җиңүчесе булды! Ниһаять, проект тормышка ашырылды һәм бүгенге көндә гимназиянең тамашалар залында гаять зур светодиодлы экран, заманча аппаратура һәм акустик система урын алды. Ә яңа жалюзи ярдәмендә биредәге мохит тагын да күркәмрәк һәм төрле чаралар үткәрү өчен уңайлырак булды. Әлеге проектны финанслау Башкортстан Республикасы һәм Чакмагыш муниципаль районы бюджетлары арасында бүленде. Конкурста җиңү өчен иганәчеләрнең уртак финанславы кирәк иде. Бу җәһәттән ярдәмне җаваплылылыгы чикләнгән «Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе» җәмгыяте (җитәкчесе Р.К.Агиев.), җаваплылылыгы чикләнгән «Энергетик» җәмгыяте (җитәкчесе И.Ф. Миһранов), "Алга" авыл хуҗалыгы җитештерү колператив-колхозы (җитәкчесе Ф.Р. Маннанов), шәхси эшкуар Р.Р. Әхмәдуллин күрсәтте.