Бәйрәмнәргә дә бай аның һәр ае. Өлкәннәр көне уңаеннан район үзәк китапханәсендә үтәчәк кичәгә чакыру алдык. Кемнәрдән, дип уйлыйсыз мы? Яраткан оныкларыбыздан. Беренче Чакмагыш урта мәктәбенең 3 “В” классында укый алар. Бердәм, тату булулары белән аерылып торалар. Күпләре зур теләк белән Балалар иҗат үзәгенең хореография, баян бүлекләрендә шөгыльләнә. Спортның хоккей, футбол, баскетбол кебек төрләрен үз итүчеләр аз түгел араларында. Шахмат шашка буенча мәктәптә, район күләмендә үткәрелгән ярышларда актив катнашалар. Тырыш, сәләтле кызлар-малайларның портфолиосы Дипломнар, Почет грамоталары белән тулыланып кына тора. “Уку чыларымның һәркайсына мактау сүзләредә әйтәм, кирәк икән – урынлы гына кисәтү дә ясыйм”, – сыйныф җитәкчесе Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова. Һәр көн иртән 30 баланы каршы ала ул. Ә бит аларның һәркайсының үз холкы, гадәте бар. Шаян-шуклары, тиктормас һәм үзсүзлеләре, игътибарлы, тыйнак, сабыр холыклылары – һәммәсе дә бүген бер коллектив булып тупланган. Бердәм, тату булып, бер-берсенә ярдәм итеп, мавыктыргыч һәм серле Белем иле буйлап сәяхәт кыла өченчеләр. Күз карашларыннан аңлаган, шигырь юлларында гыча “Акбур белән ак нурлардан ак юл сызучы” укытучылары һәрвакыт яраткан укучылары янәшәсендә. Зөлфия Ильяс кызы үзе дә шушы белем учагын тәмамлаган. Укытучы булырга хыялланган кыз Кушнаренко педагогия колледжында укып, күңеленә ятышлы һөнәргә ия була. Дипломлы яшь белгечнең туган мәктәбендә эшли башлавына 18 ел. Үз алдына зур һәм җаваплы максат куеп, изгеләрдән-изге эшкә алынган укытучы ул. Укучыларының теләк-омтылышларын, шөгыль һәм сәләтләрен күреп, аларны ачу, үстерүдә, туган илен, кече Ватанын яраткан, эш сөючән шәхесләр итеп тәр бияләудә армый-талмый хезмәт сала. Ихтирамлы, көндәлек эше, һәр әйткән сүзе белән укучыла рына да, ата-аналарга да үр нәк булып тора. Яратып, намус белән башкар ган эш матур уңышлар белән куандырмый калмый. Яшь буын- га белем һәм тәрбия бирүдәге фидакарь хезмәте өчен Зөлфия Митрофанова ”БР мәгариф отличнигы” билгесе, Почет грамоталары белән бүләкләнгән. “Русиянең иң яхшы укытучылары”, ”Районның ел укытучысы”, “Иң яхшы санлы дәрес”кон курсларында җиңүче исеменә лаек булган. Мәгариф хезмәт кәрләре арасында үткәрелгән конференция, семинарларда катнаша, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, өйрәнә, камилләшә. Ул – авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга бирелгән грант иясе дә. “Әкият илендә кунакта” дип исемләнгән театр түгәрәген оеш тыручы да өченчеләрнең класс җитәкчесе. Тукаебызча әйтсәк, балаларны “яктылыкка, нурга илтүче” сәнгать дөньясына җә леп итә, сәхнә белән дуслык ларына күпер сала. Яшь артист лар рус, татар, башкорт халык әкиятләрен сәхнәләштерәләр, мәктәп укучылары да, әти-әни- ләре дә аларның чыгышын яра тып кабул итә. “Эшемдә һәм тормышымда миңа терәк-таяныч булган кешеләрнең бары сына да – хезмәттәшләремә, остазларыма, якыннарыма бик рәхмәтлемен”, – ди Зөлфия Ильяс кызы. Өлкәннәр көненә багышлап үткәрелгән кичәдә без – нәнәйләр иң кадерле кунаклар булдык. Модельле балалар китапханәсе хезмәткәрләре искиткеч матур һәм җанлы итеп оештырды аны. Бәйрәм уңаеннан ихлас котлау-теләкләрне, оныклары бызның үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен сөенеп кабул иттек, жыр-биюгә осталыкларына, зирәк һәм бер-берсенә яр дәмчел булуларына сокландык. Алар белән бергәләп җырладык та, биедек тә, уеннар да уйнадык, житезлек һәм тапкырлыкта сынатмадык. Истә калырлык бәйрәмнән гомер көзләребез һәрвакыт кояшлы, җир-күгебез тыныч булсын, дигән теләкләр белән таралыштык.