Аны үткәрү өчен бирегә Ирина Әбүзәр кызы Юнысова чакырылды. Авылыбыз хатын-кызлары хезмәт сөючән, матурлыкны һәм гармонияне яраталар. Чакырылган кунак та үзе һәм үзенең мавыгуы – тортлар пешерү һәм аларны бизәү турында сөйләде. Ул осталык серләре, катлаулы булмаган рецептлар белән уртаклашты һәм төрле кондитер әйберләре әзерләү, ингредиентлар куллану, крем әзерләү һәм тортларны бизәү турында тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чара барышында катнашучылар тортларны катламнарга кисәргә, аларны крем белән сыларга һәм капкейкаларны бизәргә өйрәнделәр. Чарада катнашучылар шулай ук эш барышында кирәкле инвентарь белән таныштылар. Ирина Абүзәр кызы баллы торт пешереп һәммәсен дә сыйлады. Осталык дәресе ахырында барысы да кулинария турындагы әдәбият белән таныштылар.