ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 октябрь 2024, 10:55

Туган илгә хезмәт итәр өчен

Билгеле булуынча, октябрь аенда илебездә хәрби хезмәткә көзгә чакырылыш башлана. Бүген иртән район хәрби комиссариатыннан бу чакырылышның тәүге хәрбиләрен озаттык. Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына сигез якташ егетебез кушылды.

Туган илгә хезмәт итәр өченТуган илгә хезмәт итәр өчен
Туган илгә хезмәт итәр өчен


Юлга кузгалыр алдыннан районның хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров аларга республика башкаласындагы җыелу пунктында һәм хезмәт итәчәк урыннарында үтәлергә тиешле кагыйдә-таләпләр турында сөйләп аңлатты. Озакламый чын хәрби булачак яшь райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Дамир Фәнил улы Низамов һәм хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова мөрәҗәгать итеп, егетләрнең уңышлы хезмәт итүләрен теләделәр, ихлас теләкләр җиткерделәр. Егетләрне комиссариат янында әти-әниләре, якыннары, дуслары озатып калды.
Бүгеннән башлап якташларыбыз илебез сагында торып, хәрби хезмәт бурычларын үти башлаячак. Без аларга шушы елның уңышлы, файдалы үтүен телибез. Янә бер елдан чыныгып, чын Ватан сакчылары булып, чакмагышлыларның хәрби данын лаеклы дәвам итеп туган якларга әйләнеп кайтуларын телибез. Уңышлар, рух ныклыгы, чыдамлылык сезгә, егетләр! Без сездән тик яхшы хәбәрләр генә көтәбез.

Туган илгә хезмәт итәр өчен
Туган илгә хезмәт итәр өчен
Туган илгә хезмәт итәр өчен
Туган илгә хезмәт итәр өчен
Туган илгә хезмәт итәр өчен
Туган илгә хезмәт итәр өчен
Туган илгә хезмәт итәр өчен
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас