ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
25 октябрь 2024, 09:30

Балалар руль артына утырырга тиеш түгел!

Район мәгариф бүлегенең утырышлар залында балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, әлеге комиссиянең рәисе Светлана Фларис кызы Шакирова, район прокуроры Илнур Рәфыйк улы Насретдинов, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, хокук тәртибе саклау органнары, социаль тәгаенләнештәге оешма-учреждениеләр вәкилләре катнашты.

Балалар руль артына утырырга тиеш түгел!Балалар руль артына утырырга тиеш түгел!
Балалар руль артына утырырга тиеш түгел!


Утырышта хокук бозучы үсмерләр һәм балаларына тиешле тәрбия бирә алмаган ата-аналарның эшләре тикшерелде. Комиссия һәр очрак буенча тиешле карарлар кабул итте, балалар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрде.
“Бүген муниципаль район хакимиятенең балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта балигъ булмаганнарга һәм аларның әти-әниләренә карата административ хокук бозулар турында материаллар каралды. Балигъ булмаган балаларның күпчелеге транспорт чараларына идарә иткән таныклыгы булмаган затларга юнәлдерелгән эшләр каралса, ә ата-аналарга карата материаллар ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәүгә кагылышлы булды. Шулай ук алкогольле эчемлекләр эчкән өчен балигълык яшенә җитмәгән бер балага карата тутырылган материал да каралды. Күпчелек административ хокук бозу очраклары яшүсмерләрнең мопедка идарә итүенә бәйле иде. Шуңа күрә әти-әниләрне тагын бер мәртәбә әлеге транспорт төре белән махсус әзерлек үтү турындагы таныклыксыз идарә итү шулай ук администрация хокук бозуга керә, дип өндисе килә. Аларны уяурак булырга, әти-әни бурычларын тиешенчә үтәргә һәм балигъ булмаган балаларына әлеге транспорт чарасына идарә итүгә юл куймаска чакырам”, – дип кисәтте район прокуроры Илнур Рәфыйк улы Насретдинов.
Әти-әниләр балаларга мототранспорт сатып алган вакытта мөмкин булган барлык нәтиҗәләрне алдан уйласын иде. Әлеге транспорт чарасы махсус водитель таныклыгы булмаган яшүсмер өчен югары хәвеф чарасына әйләнә. Гомуми файдаланылган юлга чыгып, ул үзенең генә түгел, ә юлдагыларның да гомерен куркыныч астына куя. Һәм мондый балаларын комиссия әгъзлары профилактик исәпкә куярга, ә хәвефле адымга барган әти-әниләрен административ җаваплылыкка тарттырырга хокуклы.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас