ИГЕНЧЕ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 октябрь , 11:40

Республика ярышларыннан җиңү яулап кайттылар

25-27 октябрьдә Борай авылында 2010-2012 елда туган малайлар һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге узды.

Республика ярышларыннан җиңү яулап кайттылар
Республика ярышларыннан җиңү яулап кайттылар

Анда безнең район укучылары да катнашып, уңышлар яулады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: 36 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны Әмир Гәрәев (гимназия), 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рамил Солтанов (гимназия), 52 килограммга кадәр авырлык категориясендә Илдан Лямин (Тайнәш урта мәктәбе) алды. 36 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче урынга Эвелина Еникеева (беренче урта мәктәп), Самир Миңнеханов (Тайняш урта мәктәбе) лаек булды. Спортчыларның тренерлары – Илнур Зәйнетдинов, Динар Калеев.

Республика ярышларыннан җиңү яулап кайттылар
Республика ярышларыннан җиңү яулап кайттылар
Республика ярышларыннан җиңү яулап кайттылар
Республика ярышларыннан җиңү яулап кайттылар
Республика ярышларыннан җиңү яулап кайттылар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: