ИГЕНЧЕ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь , 16:10

“Тарихны саклаучылар”ның сафлары арта

Районда “Тарихны саклаучылар” проектына кабул итү тантанасы узды

“Тарихны саклаучылар”ның сафлары арта
“Тарихны саклаучылар”ның сафлары арта
“Тарихны саклаучылар” проекты 2023 елда "Беренчеләр хәрәкәте" кысаларында старт алды һәм көннән-көн бөтен ил буйлап көчәя бара. Проектның максаты – балаларны һәм яшьләрне Ватаныбыз тарихын өйрәнүгә тарихи мирасны саклау, кече Ватан тарихын өйрәнү һәм популярлаштыру, шулай ук почетлы каравыл тоту тантанасына хөрмәт белән карау. Район мәдәният йортында узган әлеге зональ чарага Кушнаренко, Уфа, Благовещен, Нуриман, Иглин һәм Чакмагыш районнары “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары һәм вәкилләре җыелды. «Тарихны саклаучылар» Бөтенрусия проекты сафлары   60 яшь патриотка тулыланды. Чараны алып баручы район “Беренчеләр хәрәкәте” бүлекчәсе белгече Томила Алтынбаева “Тарихны саклаучылар” хәрәкәте әгъзалары сафларына багышлау тантанасын ачык дип игълан иткәннән соң, сәхнәгә “Яшь армия” Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Марсель улы Гыйрфанов чакырылды. Ул: “Русия Федерациясенең, Башкортостан Республикасының дәүләт, Башкорт кавалерия дивизиясе флагларын  тантаналы рәвештә кертүгә әзерләнергә!” – дип боерык биргәннән соң, сәхнә түренә дәүләт байраклары белән Чакмагыш гимназиясе укучылары, “Аҗаган” республика хәрби-патриотик уеннары призерлары Ренат Бәдретдинов, Камил Ризванов, Сәмирхан Төхбәтуллин күтәрелде. 
Артабан “Тарихны саклаучылар”га багышлау тантанасында катнашучылар районның “Беренчеләр хәрәкәте” ативистлары, Чакмагыш гимназиясенең беренчел бүлеге рәисе Карина Шәйхулова, беренче урта мәктәпнең  беренчел бүлеге рәисе Элина Бакиева артыннан кушылып:   
“Без – “Беренчеләр хәрәкәте”нең “Тарихны саклаучылар” сафларына багышлау тантанасында  катнашучылар  ачык һәм саф йөрәк белән тарихка тугрылык сакларга сүз бирәбез! Тарихыбызга лаеклы һәм тугры булырга! Тарих сакчылары исемен намус белән йөртергә! Ватанны саклаучылар истәлеген һәм Ватаныбыз Геройларының батырлыгын хөрмәт итәргә! Дуслыкны, намусны һәм иптәшлек рухын сакларга! Өлкән буынны хөрмәт итәргә, күпмилләтле илебезнең мәдәни мирасына һәм традицияләренә сак карарга!  Ант итәбез! Ант итәбез! Ант итәбез!” – дигән сүзләрне кабатлап, тантаналы рәвештә сүз бирде һәм “Тарихны саклаучылар” сафына кабул ителде. 
Аларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова,    Чакмагыш тарихи-туган якны өйрәнү музее директоры Ләйсән Рифир кызы Хәлимова,  яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Регина Рифат кызы Маликова, яшьләр үзәге директоры, М.Шәйморатов исемендәге штаб җитәкчесе, Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать башлангычындагы ярдәмчесе Лиана Рифир кызы Хәбибуллина, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Рөстәм Фәвис улы Шәехов, райондагы “Балачак навигаторлары” оешмасының муниципаль координаторы Фируза Фәнәви кызы Сакаева, “Яшь армия” Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Марсель улы Гыйрфанов тәбрикләде. 
– Тарихны саклаучы булу – әлбәттә, тарихны истә тоту,  үз гаиләңнең, үз төбәгеңнең, үз илеңнең кыйммәтләрен саклау, дигән сүз. Тарихны саклаучы булу ул – тамырларыбызда аккан истәлекне буыннан-буынга тапшыру, дигән сүз, чөнки без барыбыз да – җиңүчеләрнең оныклары, балалары, туруннары. Без, ерак СССРда туганнар, кайчандыр сезнең кебек үк балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр хәрәкәтләре әгъзалары идек. Тормышыбызда  октябрят,  пионер һәм комсомол сафларына   кабул итү көне  иң истәлекле көн булып  калды һәм кала да. Безнең арада комсомоллар да утыра. Комсомоллар элеккеге   булмый. Бүген – комсомолның туган көнендә,  мин сезгә янып торган, ялкынлы күзле һәм йөрәкле   барлык комсомоллардан ялкынлы комсомол сәламе тапшырам! Ул буын комсомоллары, әлбәттә, үзләренең тәҗрибәләрен һәм остазлыкларын сезгә тапшырырлар.
Кадерле укучылар! Сез үсеп, туып үскән яклардан очып китсәгез дә, кайдадыр  еракта беркайчан да утын сүндермичә  сезне яратып көтеп торучы туган йортыгыз һәм әти-әниләрегез булуын онытмагыз.   Кешеләр таяна һәм яши торган төп хакыйкатьләр – бу, әлбәттә, яхшы уку, тәртипле булу,  иҗат итү. Алга куйган бурычларыгызның  барысы да хәл ителерлек, максатлар ирешерлек, ә нәтиҗәләр һәрвакыт искиткеч булуын телим. Бәйрәм белән сезне! – дип сәламләде тантанада катнашучыларны  муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, урындагы “Беренчеләр хәрәкәте”нең җирле оешмалары эшчәнлеген оештыру буенча белгечләргә Рәхмәт хатлары тапшырып. Ул шулай ук беренче урта мәктәп һәм гимназия активистлары  Тимур Габдуллин, Айнур Зарипов, Луиза Сәйгафарова, Әмир Гыйрфанов, Артем Кәримов, Динис Камалетдинов, Радмир Низамов, Зилия Зәйнетдинова, Карина Әхмәтова, Нурия Вәлиуллина, Ильяс Хөсәинов, Гүзәл Такыянузова, Азалия Мөслимова, Миләүшә Кинҗәбулатова, Артем Кашапов, Әскар Бикмөхәммәтов, Данияр Сәмигуллин, Регина Солтанова, Илнара Мостафина, Алина Бакиевага “Тарихны саклаучылар” оешмасының  күкрәккә тагыла торган билгеләрен тапшырды.   
Артабан сәхнәгә яшьләрне әлеге истәлекле тантана белән котларга дип Чакмагыш тарихи-туган якны өйрәнү музее директоры Ләйсән Рифир кызы Хәлимова, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Регина Рифат кызы Маликова, яшьләр үзәге директоры, М.Шәйморатов исемендәге штаб җитәкчесе, Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать башлангычындагы ярдәмчесе Лиана Рифир кызы Хәбибуллина, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Рөстәм Фәвис улы Шәехов, райондагы “Балачак навигаторлары” оешмасының муниципаль координаторы Фируза Фәнәви кызы Сакаева күтәрелеп, ихлас теләкләрен җиткерде һәм Уфа, Кушнаренко, Благовещен, Нуриман, Иглин районнары активистларына “Тарихны саклаучылар” күкрәккә тагыла торган билгеләрен такты.  
“Быелдан без проект кысаларында бер зона муниципалитетларының аеруча мөһим күрсәткечләре өчен Тарихны саклаучылар байрагын тапшыра башлыйбыз. ”Тарихны саклаучылар” проекты байрагы –  ул флаг кына түгел. Аны кулга  алучыларга бик  зур  җаваплылык   йөкләнә.   Бүген бу җаваплылыкны безнең Чакмагыш районы активистлары үз өстенә алачак! Җиңү байрагы Чакмагыш районында агымдагы  елның октябреннән 2025 елның октябренә кадәр булачак”, – дип белдерде Томила Алтынбаева чараның рәсми өлеше ахырында.
  Башкортстан Республикасының “Мәктәп язы” төбәк укучылар иҗаты фестиваленең  “Инструменталь жанр”  юнәлеше җиңүчеләре –  “Браво” барабанчылар ансамбленең “Охотницы” иҗади номеры,   Башкортстан Республикасының «Мәктәп язы» укучылар иҗаты төбәк фестиваленең вокаль юнәлеше җиңүчесе, Тайняш авылындагы беренчел бүлеге активисты .Диана Маннанова башкаруында җыр, шушы ук фестивальнең    «Бию юнәлеше» номинациясендә җиңүчеләр – Имәнлекул урта мәктәбе активистлары башкаруындагы бию чыгышлары чараны тагын да ямьләп, күңелләргә дәрт өстәде. 
Тантаналы өлештән соң чарада катнашучылар  төрле  тематик мәйданчыкларга җәлеп ителде.   «Махсус хәрби операция  ветераны белән  шәп очрашу», «Күкрәккә тагыла торган билгеләр  ясау буенча осталык дәресе”, “Сугыш еллары җырлары”  дип аталган әлеге  чаралар  бик фәһемле һәм кызыклы үтте.  Бай программалы чара Җиңү паркындагы һәйкәлгә  чәчәкләр салу һәм  Гаилә ялы паркы буйлап экскурсия белән тәмамланды.

 

“Тарихны саклаучылар”ның сафлары арта
“Тарихны саклаучылар”ның сафлары арта
“Тарихны саклаучылар”ның сафлары арта
“Тарихны саклаучылар”ның сафлары арта
“Тарихны саклаучылар”ның сафлары арта
“Тарихны саклаучылар”ның сафлары арта
“Тарихны саклаучылар”ның сафлары арта
“Тарихны саклаучылар”ның сафлары арта
“Тарихны саклаучылар”ның сафлары арта
“Тарихны саклаучылар”ның сафлары арта
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: