ИГЕНЧЕ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь , 16:15

Уртак тырышлык белән максатларга ирешү өчен

Район имамнарының чираттагы очрашуы Каргалы мәчетендә үтте

Уртак тырышлык белән максатларга ирешү өчен
Уртак тырышлык белән максатларга ирешү өчен

Районыбыз мәчетләрендә һәр айда имамнар җыелышлары үтә. Бу чараларда мәхәлләләрдә алып барылган эшчәнлек, көнүзәк мәсьәләләр тикшерелә. Аларның чираттагысы Каргалы авылындагы Аллаһ йортында үтте. Анда район имам-мөхтәсибенең ярдәмчесе, “Әдһәм-Бикә” мәчете имам-хатыйбы Дилшод хәзрәт Касыймходжаев, муниципаль район хакимиятенең дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре буенча комиссия рәисе Айгөл Ильмер кызы Жданова, Чакмагыш, Дүртөйле, Кушнаренко районнары имам-ахунды Рамил хаҗи Исәнбирдин, Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, район мәчетләре имамнары катнашты.
Хак динебез әһелләренең әлеге очрашуы да, традиция буенча, Коръән аятьләре белән башланды. Артабан Каргалы мәчетендә имам вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнгән Рамил хәзрәт Хәмидуллин имамнар очрашуында катнашучыларны гыйбадәт йортының төзелү тарихы, әлеге вакытта монда алып барылган эшчәнлек белән таныштырды. Мәчет моннан 15 ел элек авыл халкының уртак тырышлыгы, матди ярдәме белән төзелгән. Әлеге көндә биредәге көнүзәк мәсьәләләрнең берсе – шушы гыйбадәт йортында авыл халкы белән эш алып бару өчен имам табу, диде Рамил хәзрәт. Артабан чыгыш ясаган Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов авыл җирлегенә караган авылларда биш мәчет эшләве турында әйтеп үтте. Каргалы мәчетендә барлык дини бәйрәмнәрнең оештырылып, матур итеп, югары дәрәҗәдә үтүе, тик үз имамнары булмау сәбәпле, әлеге һәр җомга намазын үткәрү мөмкинлегенең чикле булуын билгеләде һәм шушы мәсьәләне хәл итүгә ярдәм итүләрен үтенде. Җирлектә авыл хуҗалыгы кооперативы уңышлы эшли, авылда яхшы итеп яшәр өчен барлык шартлар да бар, киләчәктә бу мәсьәлә дә уңай чишелеш алып, бердәм булып эшләргә насыйп булсын иде дип билгеләде.
Җыелышны дәвам итеп, Дилшод хәзрәт Касыймходжаев районда күптән түгел тәмамланган гөшер сәдакасын җыю эшенә нәтиҗә ясады. “Узган ел ул 7,5 тонна күләмендә тапшырылса, агымдагы елны барлыгы 17,5 тонна җыелып Чакмагыштагы социаль приютта тәрбияләнүче балаларга, Рәҗәп картлар йортына, Балтач психоневрология интернатына, шулай ук Бакалы психоневрология интернатына, Уфа һәм Октябрьский шәһәрләре мәдрәсәләренә, турыдан-туры урыннардагы мохтаҗ гаиләләргә тапшырылды. Бу изгелекле эштә катнашучы барлык райондашларга рәхмәтебезне белдерәбез, изге эшләребезгә Аллаһы Тәгәлә разый булсын”, – диде һәм имамнарга шундый күләмле эш башкарулары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, иң актив катнашканнарга алда санап үтелгән учреждениеләрнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Шушы уңайдан Чакмагыш районы имамнарының һәм халкының тырышлыгын билгеләп, имам-ахунд Рамил хаҗи Исәнбирдин тирә-як районнарда иң күп күләмле гөшер сәдакасының безнең районда җыелуы турында белдерде һәм сәдака тапшыру турында көндәлек тормышыбыздан алынган мисаллар белән ныгытылган фәһемле вәгазь сөйләде.
Артабан барлык мәчетләр өчен уртак булган дини оешмалар документларын һәм җир участокларын рәсмиләштерү, гыйбадәтханәләрдә булган китаплар исемлеген һәм актларны җыеп тапшыру, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү максатында башкарылган эшләр, мәчетләрдә җәй айларында вакытлыча тукталып торган укуларны, халыкка дин нигезләрен өйрәтүне янә башлау, шушы җәһәттән үтәлергә тиешле таләп-кагыйдәләр, Чакмагыш мәчетендә имамнарны укытуны оештыруга кагылышлы һәм башка мәсьәләләр тикшерелде, алдагы чорга бердәм эшчәнлек планы кабул ителде, борчыган сорауларга җаваплар алынды.
Җыелыш дөнья илләрендә, Русия, республика һәм районыбыз җирлегендә иминлек һәм тынычлык урнашуы, дәүләтебез бәйсезлеген яклап махсус хәрби операция бурычларын якташларыбыз һәм барлык ватандашларыбыз исәнлеге, аларның мөмкин кадәр тизрәк җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтулары өчен җәмәгать белән берлектә күмәк дога кылу белән тәмамланды.

Уртак тырышлык белән максатларга ирешү өчен
Уртак тырышлык белән максатларга ирешү өчен
Уртак тырышлык белән максатларга ирешү өчен
Уртак тырышлык белән максатларга ирешү өчен
Уртак тырышлык белән максатларга ирешү өчен
Уртак тырышлык белән максатларга ирешү өчен
Уртак тырышлык белән максатларга ирешү өчен
Уртак тырышлык белән максатларга ирешү өчен
Уртак тырышлык белән максатларга ирешү өчен
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: