Мәйданчыкта актив яшүсмерләр укучыларны һөнәри приборлар, махсус транспортлар, ашыгыч хезмәт номерлары белән таныштырдылар. Боларның барысы да кызыклы актерлык уены рәвешендә узды, безнең команда анда актерлар ролендә булды. Профессиональ униформаны киеп карау һәм үзләрен төп рольдә тою мөмкинлеге тууына балалар да бик шатландылар.
Кызыклы табышмаклар, викториналар, презентацияләр һәм уеннар безнең инициативабызны бик яхшы тулыландырды. Балаларга фондтан яхшы белешмәләр, буклетлар һәм брелоклар таратылды. Чара ахырында кызлар һәм малайлар шәхси эшкуар Гөлшат Илфир кызы Гуҗинадан күчтәнәчкә тәм-томнар алдылар.
Чакмагыш авылы “Тартылу ноктасы” командасының “Хәвефсезлек – безнең уртак эшебез” волонтерлык инициативасы “Уфа социаль, мәдәни һәм икътисадый үсеш фонды” шәһәрне үстерү иҗтимагый фонды “4 игелекле эшләр сезоны” проекты кысаларында Башкортостан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты ярдәмендә Башкортостан Республикасы Башлыгы Грантлары Фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.