Бу искиткеч тәҗрибә алар өчен Русиянең мәдәни мирасы белән мавыктыргыч танышу гына түгел, ә дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе булган мохиткә чуму мөмкинлеге дә булды. Өч көн дәвамында укытучылар Петербургның серле урамнары буйлап йөрделәр, мәһабәт сарайлар һәм күперләр белән сокландылар һәм ук бу уникаль шәһәрнең һәр почмагына үтеп кергән тарихка чумдылар. Алар шулай ук тарихи һәйкәлләрдә булдылар, Нева күренешләре белән ләззәтләнделәр һәм, әлбәттә инде, иҗади кешеләр өчен чын җәлеп итү үзәкләренә әверелгән заманча арт-киңлекләргә күз салдылар.
Сәяхәтенең иң үзенчәлекле мизгеле Кронштадт утравына сәфәр кылу булды. Биредә алар тарихи һәйкәлләр белән генә танышып калмадылар, ә диңгез флоты ветераннары белән дә очраштылар. Бу әңгәмәләр гимназия укытучыларында онытылмас тәэссоратларр калдырды: алар гаҗәеп батырлык һәм ватанпәрвәрлек белән тулы тарихлар турында ишеттеләр һәм киләчәк буыннарга тәҗрибә һәм белем бирү өчен мондый шәхси очрашуларның никадәр мөһим булуын аңладылар. Ә иң мөһиме – бу сәфәр команданың рухын ныгытты. Хезмәттәшләр сәяхәт турында фикер алышканда, идеяләр һәм тәэссоратлар белән уртаклашуның никадәр мөһим булуын аңладылар. Бу тәҗрибә аларның шәхси һәм һөнәри үсеше өчен стимул булды, шулай ук үз эшләренә яңа идеяләр кертергә һәм укучыларны тагын да зуррак энтузиазм белән укыту өчен яңа мөмкинлекләр бирде. Сәяхәткә барып кайтучы яшь укытучылар командасы мондый сәяхәтләр – сәяхәткә караганда күбрәк, дип ышана. Ул – үсү, үсеш алу һәм илһамлану мөмкинлеге дә.