+22 °С
Яңгыр
Чара Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара студентлар кампусында узды. Биредә амбассадор һәм лидерга укыту өчен мәйданчыклар оештырылды. Остазлар белән балалар психологы очрашуы оештырылды, "Заманча балалар" темасына әңгәмә үткәрелде. Шулай ук төркемнәрдә остазның нинди булырга тиешлеген җентекләп тикшерделәр, очрашу "Движ командасы" киңәшмәсе белән тәмамланды. Анда узган ел нәтиҗәләре буенча иң актив остазлар бүләкләнде.