ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
1 ноябрь 2024, 07:25

Почта бүлекчәсендә ремонт тәмамланды

Чакмагыш авылының почта бүлекчәсендә авыл почта бүлекчәләрен модернизацияләү программасы – Русия Почтасы һәм «Бердәм Русия» партиясенең уртак проекты кысаларында ремонт эшләре төгәлләнде. Биредә эчке бүлмәләр яңартылды, яңа җиһазлар, янгын сүндерү сигнализациясе урнаштырылды, инженерлык коммуникацияләре тоташтырылды, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен барлык шартлар да тудырылды.

Почта бүлекчәсендә ремонт тәмамландыПочта бүлекчәсендә ремонт тәмамланды
Почта бүлекчәсендә ремонт тәмамланды

 Биредә хатлар, посылкалар җибәреп, газета-журналларга язылып кына калмыйча, дәүләт хезмәтләрендә исәпкә алу язмасын расларга яки тергезергә, кирәкле товарлар сатып алырга да мөмкин.
Хәзер халыкка бирегә килү күпкә күңеллерәк, ә хезмәткәрләргә исә эшләргә уңайлырак. Исегезгә төшерәбез, 2023 елда проект Яңа Балтач һәм Имәнлекул авылларындагы почта бүлекчәләрендә гамәлгә ашырылды.

Почта бүлекчәсендә ремонт тәмамланды
Почта бүлекчәсендә ремонт тәмамланды
Почта бүлекчәсендә ремонт тәмамланды
Почта бүлекчәсендә ремонт тәмамланды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас