ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
1 ноябрь 2024, 06:45

Ветераннарыбыз сафы сирәгәя…

Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйлемхан Садыйк улы Арсланов 98 яшендә вафат булды. Ул 1927 елның 20 маенда районыбызның Көсәкәй авылында туган.

Ветераннарыбыз сафы сирәгәя…Ветераннарыбыз сафы сирәгәя…
Ветераннарыбыз сафы сирәгәя…

1934-1941 елларда мәктәптә укый. 1944 елның декабрендә 17 яшендә фронтка алына. Сугыш тәмамлангач Свердловск өлкәсендә Казахстанда хезмәт итә. 1952 елда демобилизацияләнә. Туган ягына кайткач гомере буе «Правда» колхозында терлекчелек тармагында хезмәт сала. Хөрмәтле ветеран күпсанлы санлы медальләр белән бүләкләнгән. Хатыны Сәвия Хәбибулла кызы белән дүрт бала: өч ул һәм бер кыз үстергәннәр. Гомеренең соңгы елларын Гыйлемхан Садыйк улы балалары һәм оныклары янәшәсендә үткәрә. Безгә тыныч тормыш һәм ирек бүләк иткән ветераннарыбызның батырлыклары беркайчан да онытылмас!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас