Бүләкләр хуҗаларын Чакмагышта яшәгән гәзит укучыбыз Илнур Баянов билгеләде. Призларның хуҗалары –– район үзәгенең Тынычлык урамындагы 24нче йортның 4 фатирында яшәүче Ф.Камилҗанова (юка плед), шул ук урамның 17/1 йортындагы 1нче фатирда гомер итүче Р.Гыйрфанов (салат савытлары), Нариман авылының Нариман урамындагы 24нче йорт адресы буенча яздырылган квитанция хуҗабикәсе Р.Хәмәтшина (аш бүлмәсе кирәк-яраклары җыелмасы), Чакмагышның Азатлык урамындагы 10нчы йортның 3 фатирында яшәүче Ф.Якупов (салат савыты), Кыр урамының 9нчы йортындагы 9нчы фатирда гомер итүче Э.Гайсина (ваза – җиләк-җимеш савыты), район үзәгенең Интернационал урамындагы 6нчы йорт хуҗабикәсе Э.Бәдртдинова (чәй сервизы), Кыска урамдагы 19нчы йорт хуҗабикәсе Р.Шәйхелисламова (бәлеш табасы).
Без бу гәзит укучыларыбызны шушы сөенечләре белән ихлас котлыйбыз һәм артабан да матбагабыз белән дуслыкны өзми, аның даими укучылары булып калуларына өметләнәбез. Йортыгызга килгән гәзиткә шатлыклы кушымта булган шушы бүләкләр сезгә игелекле хезмәт итсен, дип телибез.
Шушы әбүнәчеләребездән озакка сузмыйча призларны редакциядән килеп алуларын һәм килгәндә паспорт, ИНН таныклыкларын да онытмауларын үтенәбез.
Ә инде әлегә ниндидер сәбәпләр белән алдагы айларга гәзитебезгә язылырга өлгерә алмаган райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, бу эшне башкарырга аз гына вакыт калып бара, дип исегезгә төшерәбез. Киләсе 2025 елның алты аеннан да ким булмаган вакытка язылып, квитанция күчермәсен редакциягә китергән һәр әбүнәчебез бүләкләр отышында катнаша ала. Вакытны сузмый, районыбыз көзгесе булган “Игенче”гә язылып куярга ашыгыгыз, дуслар!