Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның урынбасарлары, муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина, район предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары, ветераннар, иҗтимагый оешмалар һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев райондашларыбызны бәйрәм белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде. Гаилә елы кысаларында районда бик күп матур чаралар уза. Һәр гаиләнең нигезе – ул әни. Әлеге тантаналы чарада биш бала тәрбияләп үстерүче Виктория Валентиновна Садыйкова “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Шулай бу көнне 50 ел бергә тату гомер итүче парлар– Вәзир Зәбир улы белән Флүзә Хаҗгали кызы Габдрахмановлар, Василий Арсеньевич һәм Галина Николаевна Гайлунь, Ризат Сабирҗан улы белән Лина Сәлмән кызы Зәйнетдиновлар хөрмәтләнде. Аларга Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров исеменнән котлау сүзләре һәм бүләкләр ирешетерелде. Югары һөнәри осталыгы, җирле үзидарә органнарындагы намуслы хезмәте өчен Чакмагыш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов муниципаль районның Мактау грамотасына лаек булды. Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендәге казанышлары өчен Чакмагыш гимназиясенең тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучы-оештыручысы Руслан Марсель улы Гыйрфанов Яшьләр сәясәте буенча Башкортстан Республикасы дәүләт комитетының Мактау грамотасы, «Дуслык бизәкләре» балалар халык хореографиясе ачык Республика фестиваль-конкурсы фестивалендә катнашканы өчен Балалар сәнгать мәктәбенең хореография классы преподавателе Райлә Нәгыймулла кызы Нуриханова “Башкортостан” Дәүләт концерт залының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Русия гражданины итеп хис итә башлыйсың. Шушы тантаналы мизгелдә Иске Калмаш арта мәктәбе укучысы Амелия Корбановага паспорт тапшырылды. Артабан тантаналы чара бәйрәм концерты белән дәвам итте. Район мәдәният йорты иҗади коллективы, Балалар сәнгать мәктәбе, гимназия укучылары тамашачыларга җыр-бию, гармун моңнарын үз эченә алган матур бәйрәм концерты бүләк итте. Биредә шулай ук һәркем эчтәлекле, тематик күргәзмәләр белән таныша алды. Илсөяр Гайсина