ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
2 ноябрь 2024, 07:10

Гомумрусия акциясенә кушылып

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты чикләрендә яңартылган Иске Калмаш авылы моделле китапханәсе илебездә ел саен үткәрелә торган “Сәнгать төне” Гомумрусия акциясенә кушылды. Шушы уңайдан биредә яшьләр өчен “Русия берләштерә” девизы белән “Төрле культуралар – бердәм дөнья” дип исемләнгән программа оештырылды. Ул 4 ноябрьдә билгеләнәчәк Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.

Гомумрусия акциясенә кушылыпГомумрусия акциясенә кушылып
Гомумрусия акциясенә кушылып


Чара “Русия мәдәниятләре төрлелеге” күргәзмә-сәяхәтен презентацияләү белән башланды. Аның барышында чарада катнашучылар илебез биләмәсендә яшәүче төрле милләтләрнең үзенчәлекле мәдәниятләре турында бай мәгълүматка ия булды. Электрон презентация белән тулыландырылган “Телләр дөньясы – кешеләр дөньясы” этнография дәресендә алар дәүләтебез тарихында мөһим урын алып торган 1612 ел вакыйгалары турында үзләре өчен яңа булган мәгълүматлар үзләштерделәр, төрле халыкларның традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар. Чара кунаклары ихлас кызыксыну белән сәнгать буенча викторинада катнашып, илебезнең киң билгеле мәдәният һәм сәнгать әһелләре исемнәрен искә төшерделәр. Чара “Матрешканы буя” дип исемләнгән осталык сәгате белән тәмамланды. Аның барышында балалар илебездә тәүге мондый агач уенчыклар барлыкка килү тарихы турында белделәр һәм бу уенчыкны төрле төсләргә буядылар. Чара җылы, дустанә мохиттә үтте һәм анда катнашучыларда тик уңай хис-тойгылар гына калдырды.

Гомумрусия акциясенә кушылып
Гомумрусия акциясенә кушылып
Гомумрусия акциясенә кушылып
Гомумрусия акциясенә кушылып
Гомумрусия акциясенә кушылып
Гомумрусия акциясенә кушылып
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас