ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
2 ноябрь 2024, 07:10

Тату һәм бердәм эшләр уңышлы бара

Иске Бәшир авылы мәдәният йортында Җирле инициативаларны хуплау – 2024 программасын йомгаклауга багышланган чара үтте. 

Тату һәм бердәм эшләр уңышлы бараТату һәм бердәм эшләр уңышлы бара
Тату һәм бердәм эшләр уңышлы бара
 
Бәшир авыл биләмәсе башлыгы Әдис Әхнәф улы Хәсәнов белдерүенчә,  әлеге программа ярдәмендә биләмәдә бик күп файдалы проектлар тормышка ашырылган.  2018 елда  кардан  чистарту өчен роторлы чапкычлы һәм кар көртен читкә эттерә бара торган “МТЗ-82” тракторы  сатып алынган, 2019 елда Җиңүнең 55 еллыгы, Тынычлык һәм Елга урамнары буенча 2750 метр озынлыктагы автомобиль юлы  ремонтланган, 2020 елда Иске Бәшир авылында Җиңү аллеясе төзекләндерелгән, 2021 елда шушы ук авыл клубы бинасы фасады ремонтланган, 2022 елда Иске Бәшир авылының хоккей тартмасы территориясе  төзекләндерелгән, 2023 елда Яңа Калмаш  авылы клубы бинасында  ремонт  эшләре башкарылган.  
2024 елгы Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә Яңа Бәшир авылында зират төзекләндерелгән: уртак көч белән искергән коймалар һәм капкалар яңага – профнастилдан  эшләнелгәненә алыштырылган. Шулай ук зират территориясе корыган куаклардан һәм агачлардан чистартылган. Биләмә башлыгы авыл халкын шушы изгелекле һәм саваплы вакыйга белән котлап, әлеге прораммада катнашучы барлык кешеләргә – иганәчеләргә, авыл халкына, волонтерларга программаны тормышка ашыруга керткән өлешләре һәм кече Ватаннары  язмышына битараф булмаганнары өчен олы рәхмәт белдерде.
Чара барышында шулай ук Яңа Бәшир авылы старостасы Ринат Әхмәтшин, шушы ук авылның актив кешесе Рамил Фәйзуллин сүз алып,  авыл Советы җитәкчелегенә, авыл халкына ярдәмнәре һәм бердәм тырышлык күрсәтүләре өчен рәхмәт әйттеләр. 
  “Бәшир авыл биләмәсендә Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу буенча эшчәнлек дәвам итә. Бу эш читтән карап торганда гына җиңел кебек. Аның документлар әзерләү эшләре дә, башка төрле нечкәлекләре дә бик күп. Бу мәшәкатьләрне мин ялгызым гына башкара алмыйм. Күп нәрсә монда халыктан, халык ярдәменнән һәм бердәмлегебездән тора. Шулай бердәм булып, киңәшләшеп эшләсәк, 2025 елда да  бу программада да катнашып, җиңеп чыгарбыз, Аллаһ боерса”, – диде Әдис Әхнәф улы авыл халкына мөрәҗәгать итеп. 
Чара Бәшир авыл биләмәсендәге һәм район мәдәният йортының сәхнә осталары катнашлыгында Халыклар бердәмлеге бәйрәме уңаеннан оештырылган матур концерт номерлары белән тәмамланды. 

 

Тату һәм бердәм эшләр уңышлы бара
Тату һәм бердәм эшләр уңышлы бара
Тату һәм бердәм эшләр уңышлы бара
Тату һәм бердәм эшләр уңышлы бара
Тату һәм бердәм эшләр уңышлы бара
Тату һәм бердәм эшләр уңышлы бара
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас