Халыклар бердәмлеге көне алдыннан районыбызга эш сәфәре белән "Ватан сакчылары" Дәүләт фондының Башкортстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина килде. Ул муниципаль район хакимиятендә район җитәкчеләре белән очрашты. Әңгәмә барышында махсус хәрби операция бурычларын үтәгән якташларыбызга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү, эш урыннары белән тәэмин итү, хәрби бәрелешләр ветераннарын социаль адаптацияләү мәсьәләләре тикшерелде. Районда бу җәһәттән байтак эшләр башкарыла. "Ватанны саклаучылар" фондының урындагы бүлекчәсе һәм М. Шайморатов исемендәге Волонтерлар штабы белән берлектә алгы сызыкта неонацистларга каршы көрәшүче якташлар өчен гуманитар ярдәм җыю оештырыла. Әлеге вакытта 28-нче гумконвой яу кырына җибәрелергә әзерләнә. Мәгариф учреждениеләрендә, китапханәләрдә балалар һәм үсмерләр белән ватанпәрвәрлек темасына әңгәмәләр үткәрелә, ялга кайткан яудаш яугирләр һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очрашулар оештырыла. Яшь буын райондаш геройлар үрнәгендә тәрбияләнә. Артабан Гөлнур Галинур кызы һәм район җитәкчеләре махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган яугир якташларыбызның әти-әниләре, райондагы хәрби якташлык вәкилләре белән берлектә чәчкәләр салып, төрле дәверләрдә илебез азатлыгы өчен барган яуларда гомерләрен аямаган якташларыбыз турындагы хәтерне хөрмәтләп, Җиңү паркындагы мәңгелек утка чәчкәләр салдылар һәм аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Тантана барышында без Ватаныбыз сагында торган каһарман якташларыбыз белән ихлас горурланабыз һәм аларга ярдәм итеп, Җиңүне якынайту өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез, безнең көчебез — бердәмлектә, дип билгеләнде. Моннан тыш, "Ватанны саклаучылар" фондының урындагы бүлекчәсендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган яугир якташларыбызның әти-әниләре һәм демобилизацияләнгән ветераннар белән очрашу үтте.