ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
4 ноябрь 2024, 10:35

Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу

Бүген Халыклар бердәмлеге бәйрәме уңаеннан "Встреча" ветераннар һәм инвалидлар клубында өлкән яшьтәге райондашларыбыз өчен көтеп алынган очрашу – спорт чарасы оештырылды.

Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашуБәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу

Ветеран ир-егетләр һәм хатын-кызлар шахмат, шашка, дартс, кәрзингә туп ыргыту, бильярд һәм башка спорт төрләрендә җитезлекләрен, көчләрен күрсәтте, ихлас аралашты. Чарада катнашучыларны район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сәламләп, бәйрәм белән ихлас тәбрикләде. Чара ахырында спорт ярышларында җиңүчеләр бүләкләнде. Күңелле очрашу чәй табыны артында дәвам итте.

Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Бәйрәм уңаеннан күңелле очрашу
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас