ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
6 ноябрь 2024, 09:15

Бер гасырлык өлгеле гомер юлы

Иске Калмаш авылында яшүче Рауза әби 100 яшен тутырды

Бер гасырлык өлгеле гомер юлыБер гасырлык өлгеле гомер юлы
Бер гасырлык өлгеле гомер юлы
 
 
Безнең арабызда гасыр дәвамын кичереп,   тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә киләчәккә тормыш сөючәнлеген, күңел көрлеген югалтмаган кешеләр яши. Шундый кешеләрнең берсе – Иске Калмаш авылының иң өлкән кешесе Рауза әби Янбухтина өй тулы якыннары, туганнары, дуслары янында 100 яшьлек олугъ юбилеен каршылады. Гасырлык гомер кичерүгә карамастан, Роза әбинең зиһененә, фикерләү акылына күз тимәсен, аның үткән гомере дә сокланып туялмаслык. 
Рауза  Идрис кызы Янбухтина  1924 елның 5 ноябрендә Иске Калмаш авылында дөньяга килә. 8нче сыйныфка кадәр туган авылы мәктәбендә белем ала, 9-10 сыйныфларны Чакмагыш урта мәктәбендә укый. Хезмәт эшчәнлеге  1944 елда Югары Аташ авылында тулы булмаган урта мәктәптә укытучы булып башлана. Артабан  ул Илеш районы кулланучылар җәмгыятендә  инструктор булып эшли. 1946 елда Чакмагыш районы кулланучылар җәмгыятенә хәзерләүләр конторасына күчә. 1948 елда Иске Калмаш элемтә бүлеге начальнигы вазыйфасына эшкә кабул ителә һәм 1980 елга кадәр – пенсиягә чыкканчы шушында игелекле хезмәт сала. Тормыш иптәше белән бер ул үстерәләр. Ике оныгын тәрбияләшә. Хезмәт эшчәнлегендәге аерым казанышлары һәм элемтә органнарында намуслы хезмәте өчен район җитәкчелегенең Мактау грамоталары, партия оешмалары һәм Чакмагыш районы элемтә узелы профсоюзының җирле комитеты тарафыннан бүләкләнә.
Хөрмәтле юбилярны олугъ юбилее белән котларга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Иске Калмаш авыл биләмәсе башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутова, биләмәнең ветераннар советы рәисе Айсылу Үзбәк кызы Сәлимгәрәева килделәр. Бу көнне Рауза Идрис кызы яшәгән өй эче ихлас котлауларга күмелде.  Районыбыз җитәкчесе Реканс Фәнил улы Ямалеев өлкән яшьтәге райондашыбызга иң җылы, иң ихлас теләкләрен җиткереп, Республика  Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Федарациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткаларын, бүләкләр тапшырды. Сәламәтлек, тыныч, бәхетле картлык теләде, күпьеллык тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Шундый ук изге теләкләрне Иске Калмаш авыл биләмәсе башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутова, биләмәнең ветераннар советы рәисе Айсылу Үзбәк кызы Сәлимгәрәева да  ишеттерде. “Район гәзитен укып, андагы бар яңалыклар белән танышып торам. Районның җитәкчесе үзе минем яныма килеп утырсын әле – бу бит зур хөрмәт билгесе! Исән-сау эшләгез, балам. Авыр хезмәтегездә уңышлар гына юлдаш булсын”, – дип, үзен зурлап килгән өчен Реканс Фәнил улына  олы рәхмәт сүзләре әйтте Рауза әби. 
Бүгенге көндә Рауза әби иркен, якты өйдә улы Фидус, килене Флүрә тәрбиясендә яши. “Әни аркасында авырлыклар күрмәдем, җил-давылдан саклап үстерде ул мине”, – ди аның бердәнбер улы Фидус Риканс улы. Килене Флүрә белән дә Рауза әби  тату, дус  һәм аңлашып яши. “Киленемнән уңдым. Аллаһка шөкер, бер авыр сүз әйткәннәре юк”, – ди килене һәм улын яратып юбиляр. 
“1987 елда Ташкалмаш авылыннан   килен булып төштем. Мине бу йортта бик җылы каршы алдылар. Әни белән бик тату, матур яшибез. Без бианай белән килен кебек түгел, ә әни белән кыз кебек булдык. Ике улыбызны да  үстерергә ярдәмләште ул”, – ди Рауза әбинең килене Флүрә Мөхәммәт кызы. 
Сугыш чорында күргән авырлыклар да өлкән яшьтәге райондашыбызның тормыш сөючәнлеген, кешелеклелеген, яшәү дәртен җуйдыра алмаган, ул әле дә тормыш дәрте белән янып тора. Мөлаем карашлы, якты йөзле,  сабыр әбекәй һәр көнгә, мул, бәрәкәтле тормышка сөенә, Аллаһы Тәгаләгә язмышы һәм бәхетле картлыгы өчен рәхмәтләр укый.
  Ә инде 100 яшьлек туган көнеңдә үз якыннарыннан иң изге, ихлас, матур котлаулар, теләкләр кабул итү, алар янәшәсендә кадерле-хөрмәтле булу – иң олы бәхет! Шушы матур туган көн бәйрәмендә Рауза әбине котларга дип мул табын алдында барлык якыннары, туганнары җыелып, аны ихлас тәбрикләп,   кадер-хөрмәт, сөюен белдереп,  җыр-моң аша матур теләкләрен ирештерде.  
Йомгаклап шуны гына әйтергә була: әбекәй үзе дә игелекле булган, кешеләргә яхшылык кына эшләгәнгә күрә Ходай аны шундый озын гомер белән һәм янәшәсендә  тик ихлас, яхшы, матур күңелле  кешеләр белән бүләкләнгәндер, мөгаен. Аның ил алдында да,   балалары, туганнары алдында да йөзе ак, тормыш юлы якты маяк, матур өлге булырлык.
Бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Бер гасырлык өлгеле гомер юлы
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас