+22 °С
Яңгыр
1 ноябрьдә М.В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее филиалы булган «Ижат» күргәзмәләр залында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбе А.А. Кузнецов исемендәге Халыкара балалар сәнгать иҗаты конкурсында актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Карина Гыйсмәтуллина Iнче дәрәҗә лауреат (укытучысы Н.Р. Гыйльметдинова), Артем Хәбиров, Нурия Шәймөхәммәтова IIнче дәрәҗә лауреат (укытучылары З.Р. Мәгалимова), Азалия Шәрипова, Ислам Хәмәтшин (укытучылары Н.Р. Гыйльметдинова), Адалинда Солтанова, Аида Хәмәдиева, Алина Ахунова (укытучылары А.Р. Кудрявцева) дипломант булдылар.