ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
6 ноябрь 2024, 12:15

Флейтачыдан осталык дәресе

Балалар сәнгать мәктәбендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Флейтачыдан сулыш алу техникасы» дигән осталык дәресе оештырылды.

Флейтачыдан  осталык дәресеФлейтачыдан  осталык дәресе
Флейтачыдан осталык дәресе

Чарага Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Аны музыка бүлеге укытучысы Гүзәл Зөфәр кызы Шәрипова үткәрде. Ул флейтада уйнау техникасының иң төп аспектлары – корпус, сулыш алу, амбушюра кую турында сөйләде, башкару сулышын үстерүдә мөһим күнегүләр күрсәтте. Балалар укытучы артыннан мавыгып кабатладылар. Осталык дәресе, һичшиксез, укучыларда якты тәэссоратлар калдырыр һәм бәлки кемдәдер хәтта флейтада уйнарга өйрәнергә теләк уятыр.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас