ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
6 Ноября 2024, 13:30

Нәрсә ул антитеррор?

Гаилә хезмәте белгечләре “Нәрсә ул антитеррор?” дип аталган буклет әзерләделәр һәм район үзәгендә яшәүчеләргә тараттылар.

Нәрсә ул антитеррор?Нәрсә ул антитеррор?
Нәрсә ул антитеррор?

Антитеррор – ул террор актларын кисәтүгә һәм булдырмауга юнәлдерелгән чаралар комплексы. Ул хокук саклау органнары эшчәнлеге генә түгел, ә сезнең белән безнең җаваплылыгыбыз да. Безнең һәркайсыбыз кемнәргәдер ярдәм итә ала! “Тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булыгыз: әгәр шикле бер нәрсә сизгән булсагыз, бу турыда хәбәр итәргә тартынмагыз. Хәвефсезлекне арттыруга юнәлдерелгән чараларда катнашыгыз. Балаларны хәвефсезлек нигезләренә һәм ашыгыч ярдәм таләп ителгән хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Бергәләп без һәркем өчен хәвефсез мохит булдыра алабыз! Онытмагыз, сезнең уяулыгыгыз – ул безнең уртак яклавыбыз!” – ди Гаилә хезмәте белгечләре.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас