ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
7 ноябрь 2024, 11:15

Финанс белемлелек һәркемгә дә кирәк

Республикада, шул исәптән безнең районда да финанс белемлелек буенча чаралар еш үтеп тора һәм алар халыкның бөтен яшь категорияләрен дә үз эченә ала.

Финанс белемлелек һәркемгә дә кирәкФинанс белемлелек һәркемгә дә кирәк
Финанс белемлелек һәркемгә дә кирәк
Финанс инструменталарны дөрес куллану өчен бу өлкәдә белемгә һәм тормыш күнекмәләренә ия булу һәркемгә  мөһим. Бүген Чакмагыш гимназиясендә Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге начальнигы Ләлә Хәмзә кызы  Сөләйманова   катнашлыгында сыйныф сәгате үтте. Ләлә Хәмзә кызы  укучыларга кредитлар, банк кредитлауның төп принциплары, кулланучылар хокуклары турында сөйләде. 
 
“Башкортстан   кулланучыларны яклау дәрәҗәсе буенча илдә лидерлардан санала. Безнең республика кулланучыларның якланганлыгы буенча Русия Федерациясендә ике ел рәттән беренче урында тора. Шул исәптән бу сезнең мәктәпләрдә финанс   һәм кулланучыларны яклау  белемлелекне арттыруга юнәлдерелгән төрле чаралар уздырылуы белән дә бәйле”, – диде ул гимназистларга.
 
Чара дәмамында  Ләлә Хәмзә кызы  укучылар белән ихлас аралашты, аларны кызыксындырган сорауларга җентекле, анык җаваплар кайтарды.
Финанс белемлелек һәркемгә дә кирәк
Финанс белемлелек һәркемгә дә кирәк
Финанс белемлелек һәркемгә дә кирәк
Финанс белемлелек һәркемгә дә кирәк
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас