ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
8 ноябрь 2024, 09:45

Тантаналы ант иттеләр

7 ноябрьдә Уфа юридик институтында белем бирү учреждениеләренең профильле класслар укучыларының Тантаналы ант бирү чарасы үтте. Анда районыбыз уку йортлары, шул исәптән Юмаш урта мәктәбе укучылары һәм мәктәп директоры Р.И. Мостафина, сыйныф җитәкчесе Г.Р. Мостафина да катнашты.

Тантаналы ант иттеләрТантаналы ант иттеләр
Тантаналы ант иттеләр

Тантанада Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры вазыйфасын башкаручы И.Х.Сәгыйтов, республиканың Эчке эшләр министры А.А.Прядко, аның кадрлар буенча урынбасары А.Ф.Зөбәеров, Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары С.В.Антипина, төбәкнең Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе В.Ф.Сабиров укучыларны сәламләделәр һәм фәһемле теләкләр җиткерделәр.
Полиция сыйныфларында белем алу укучыларга эчке эшләр органнары хезмәтенең катлаулыгын һәм күпкырлы булуын яхшырак аңларга булышлык итә, җаваплылык хисе тәрбияли. Мәктәп директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы малайларны һәм кызларны шушы тантаналы көн белән тәбрикләп: “Бу укучыларыбызга укуларында уңышлар телибез һәм аларның Ватаныбызның чын патриотлары булып үсүләренә ныклы ышанабыз”, – ди.

Тантаналы ант иттеләр
Тантаналы ант иттеләр
Тантаналы ант иттеләр
Тантаналы ант иттеләр
Тантаналы ант иттеләр
Тантаналы ант иттеләр
Тантаналы ант иттеләр
Тантаналы ант иттеләр
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас